Бүген Зәйдә мобилизация буенча чакырылучы егетләрне елый-елый озаттылар
Бүген өлешчә мобилизация кысаларында Зәйдән тагын бер төркем ир-егетләрне Казанга әзерлек пунктына озаттылар.
“Энергетик” Мәдәният сарае мәйданы каршына егетләрне озату чарасына әти-әниләр, туганнар, дуслары килгән иде. Хәрби операциягә чакырылучылар арасында шәһәрдән дә, авыллардан да егетләр шактый.
“Улларыбызны беренчесендә хәрби хезмәткә озаткан идек. Шатланып каршы алдык. Матур гына эшләделәр. Бу юлы да шатланып каршы алырга язсын дип телибез”, - ди газиз улларын озатырга килгән әти-әниләр.
Мобилизация буенча чакырылган егетләргә район башлыгы Разиф Кәримов та теләкләрен җиткерде.
“Белгәнегезчә, батыр, кыю ир-егетләре булганга безнең илебез һәрвакыт җиңү яулап килде. Өлешчә мобилизацияләү буенча чакыру алуга җыенып килүегез үк сезнең кыюлыкны, илебезне сакларга әзер булуыгызны күрсәтә. Исән-имин булып туган районыбызга әйләнеп кайтуыгызны телим,” – диде ул чыгышында.
Район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин белән Александр атакай Расторгуев та егетләребезнең исән-имин кайтуы өчен догалар укыдылар.
Озатучыларның көчле алкышлары астында автобус юлга чыкты. Казанда безнең егетләр хәрби өйрәнүләр үтәчәк.
Хәерле сәгатьтә, исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын сезгә, егетләр!
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев