Суд приставлары: Гаделлек һәм закон сагында
1 ноябрьдә суд приставлары хезмәте профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Суд системасының нәтиҗәле эшләве суд приставлары хезмәтенә турыдан-туры бәйле.
Чөнки нәкъ менә алар законнар үтәлешен тәэмин итә, ә законның көче - гамәлгә ашырылуында.
Зәй суд приставлары бүлегендә 14 хезмәткәр эшли. Бүлекне өлкән суд приставы Игорь Будрин җитәкли, Валентина Евдокимова - аның урынбасары. Суд приставлары-башкаручылар Елена Аббазова һәм Регина Сучкова - алиментларны эзләп алу буенча, Оксана Әлмиева һәм Гөлназ Камалова штрафлар, коммуналь түләүләр, салымнар, иминият взнослары өчен әҗәтле физик затлар белән эш алып баралар. Әйдәп баручы белгеч-эксперт Татьяна Гуреева депозит счетын алып барып, акчаларны билгеле билгеләнеш буенча җибәрә. Суд приставларының ике ярдәмчесе Олеся Севастьянова һәм Ирина Петрякова - делопроизводительләр. Судлар эшчәнлеге тәртибен суд приставлары Руслан Гасанов, Роберт Клейменов, Азат Борһанов саклый.
Әлеге хезмәт төгәллек, законнарны яхшы белүне, кыюлык, түземлек сорый.
- Безнең эштә барыннан да элек тыйнак булырга, эмоцияләрне яшерә белергә һәм башкару производствосының ике ягы белән дә уртак тел табарга кирәк. Әлбәттә, һәрвакытта да бурычлы кеше җаваплылыкны танымый, киресенчә – алар керемнәрен генә яшереп алмыйча, үзләре дә качып йөри. Болар барысы да безнең эштә өстәмә кыенлыклар тудыра, - ди Елена Аббазова.
Суд приставлары хезмәтенең төп эш юнәлешләре - суд карарларын үзвакытында үтәтү, салым, алимент, фискаль түләүләрнең (дәүләт пошлинасы, штрафлар, иминият кертемнәренең) гражданнар тарафыннан үз вакытында башкарылуын тәэмин итү.
- Бүлектә эшләүче хезмәткәрләрнең һәрберсе тиешле һөнәри осталыкка ия. Коллектив алдына куелган максатларга ирешү өчен бар тырышлыкны куя. Һөнәри бәйрәмебез көнендә 25 ел гомерен әлеге хезмәткә багышлаган ветераныбыз Любовь Александровна Мамаринаныда котлыйбыз. Барлык хезмәткәрләргә һәм ветераннарга сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим, - ди Игорь Будрин.
Татьяна Гуреева район суд приставлары бүлегендә 10 елдан артык эшли.
- Коллектив өчен эш шартлары яхшыруы сөендерә. Март аенда без ремонтланган яңа бинага күчендек, анда җылы, һәр көн эшкә киләсе килеп тора, - ди ул.
Валентина Евдокимова район суд приставлары бүлегендә бер елдан артык эшли.
- Мин Зәйгә гаилә хәле буенча күчеп килдем. Миңа хезмәтем ошый, безнең эштә кеше белән аралаша белү, игътибарлы, төгәл булу мөһим, - ди ул.
Гөлназ Камалова әлеге хезмәттә эш көне нормага салынмаган, ди.
- Эштән кичке сәгать 9дан соң өйгә кайткан вакытлар да була. Якыннарыма аңлаганнары һәм миңа терәк булганнары өчен рәхмәт, - ди сөйли ул.
Алимент түләтү буенча эшләү - мөһим юнәлешләрнең берсе. Икенче урында – салымнар һәм штрафлар түләтү. Кешене бурычын түләргә мәҗбүр итү - җиңелләрдән түгел. Офис эшеннән тыш, суд приставлары яшәү урыны буенча бурычлыларның өйләренә дә йөриләр.
- Безнең хезмәттә төрле кешеләрне очратырга мөмкин. Кайберәүләр бурычлары өчен җаваплылыкны үз өстенә алмыйлар һәм үзләрен агрессив тоталар. Әлбәттә, андыйларга саксыз гына өйләренә керергә куркыныч, тик хезмәтебез шундый булгач - нишлисең, - ди Регина Сучкова.
Суд приставларына ярдәм итүче кешеләрне дә билгеләп үтәсе килә. Бинада чисталыкны техник хезмәткәр Екатерина Ширшова тәэмин итә, кирәк урынга машина йөртүче Ринат Ваһапов илтеп куя.
Айгөл Яруллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев