Яңа ел күчтәнәчләре балалар саулыгына зыянлы булмасын
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Әлбәттә, аны иң көтеп алучылар – балалар.
Яңа елның татлы күчтәнәчләренә бай булган бу бәйрәм борчу-мәшәкатьләргә китермәсен өчен тәмле күчтәнәчләр сайлаганда, Роспотребнадзор таләпләренә игътибарлы булу мөһим. Инде хәзердән үк кибет киштәләрендә балалар күзләрен кызыктырып, матур бизәкле коробкалар, үзенчәлекле татлы бүләк җыелмаларын күрергә мөмкин. Аларны дөрес итеп сайлау өчен санитар -эпидемиология баш табибы Ринат Насыйбуллинга кайбер сорауларга җавап бирүен үтендек.
- Ринат Миңнуллович, балаларның Яңа ел бүләкләре җыелмасына таләпләр нинди?
- Балалар һәм яшүсмерләр арасында йогышлы авырулар таралу һәм массакүләм агулану очракларына юл куймау максатыннан татлы Яңа ел бүләкләрендәге кондитер эшләнмәләре составында балалар өчен тыелган һәм мәгариф учреждениеләренең җәмәгать туклануы оешмаларында сату өчен рөхсәт ителми торган продуктлар исемлегенә кертелгән компонентлар булырга тиеш түгел. "Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр турында” (6 СанПиН 2.3/2.4.3590-20) документ нигезендә бала организмы өчен аллергия бирү куркынычы булган арахис чикләвеге, карамель, гидрогенизирлаштырылган майлар һәм организмда авыр үзләштерелүче майлар кушылган ризыклар рөхсәт ителми.
- Гадәттә балаларга тәгаенланган татлы бүләкләр мәгариф учреждениеләренә үзәкләштерелгән система буенча таратыла. Аларның бала сәламәтлегенә куркыныч тудырмавы ничек контрольдә тотыла?
- Үзәкләштерелгән система буенча таратылучы бүләкләр өчен ата-аналарга борчылыр урын юк. Чөнки алар безнең хезмәт аша җитди контроль үтә. Бүләкләр белән мәгариф учреждениеләрен тәэмин итә торган оешма безнең хезмәт белән ел саен элемтәгә керә, без үз чиратыбызда бүләк җыемасының һәр бөртек конфетын, азыкны, уенчыкларны тиешле таләпләргә тәңгәл килү буенча тикшерәбез, килешенү турындагы документ бирәбез. Бары тик татлы бүләкләрнең һәр бала организмына туры килүен ата-ана үзе карарга тиеш. Ә менә төрле сәүдә урыннарыннан бүләкләрне сатып алганда яки шәхсән үзегез бүләк пакетлары тутырганда бик игътибарлы булырга кирәк.
- Андый очраклар өчен нинди киңәшләр бирәсез?
- Яңа ел бүләген тутырганда “Азык-төлек продукциясе иминлеге турында” таможня берлегенең техник регламентына (ТР ТС 021-2011) таянып эш итәргә кирәк. Анда балалар өчен әзерләнгән азык-төлек продукциясе составында булырга тиеш түгел продуктлар исемлеге бирелгән. Алар:
- 0,2 проценттан артык этил спирты;
- табигый кофе;
- өрек җимеше сөяге эче үзәге;
-серкә;
- баллы тәмләткечләр;
- бензойный, сорбин кислоталары һәм аларның тозлары (калий сорбаты, сорбитол, Е492 - сорбитан тристеарат, сорбит сиропы, кальций сорбаты (Е203), пальма мае).
Яңа ел бүлеге өчен тупланган конфетлар составында табигый тәмләткечләр генә булырга мөмкин. Кулланучы соравы буенча, сатучы яки яңа ел бүләкләре тутыру белән шөгыльләнүче оешма җаваплысы татлы бүләк составына кергән һәр конфетның нинди компонентлардан торуы турында белешмә документны һәм һәр уенчыкның тиешле таләпләргә туры килүе турындагы декларацияне яки дәүләт теркәве таныклыгын күрсәтергә тиеш.
- Ә бүләкләр эчендәге татлы ризыкларга бирелүче документ дөреслеген ничек белергә?
- Бүләкнең һәр позициясенә тәкъдим ителгән озату документларын Федераль аккредитация хезмәтенең (Росаккредитация) рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматлар белән чагыштырып була: https://pub.fsa.gov.ru (статуска һәм эш срогына игътибар итегез). Татлы яңа ел бүләге картон, калай савыт, уенчык һ.б. пакетларга тутырылырга мөмкин. Бүләк төрү өчен кулланыла торган материалның шулай ук тиешле рөхсәт документлары булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев