Юксынабыз Сезне, Ринат абый!
Кеше китә, җыры кала, диләр. Зәй җирендә Ринат Фәрдиевның күркәм эшләре калды, шуңа күрә ел саен ноябрьдә зәйлеләр аның исемен йөрткән паркта җыелып, аны искә ала. Быел Ринат Шәеховичның арабыздан китүенә 14 ел була.
Ринат Шәехович 1956 елның 15 июнендә Актаныш районы Әнәк авылында туган. 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Зәй районы «Үрнәк» совхозына баш агроном итеп билгеләнә. Актаныш егете гомеренең соңгы көннәренә кадәр Зәйдә яшәде. Чыбыклы авылында йорт җиткерде, ул йорт авылның башка йортларыннан аерылып тормады. Гади, кешелекле, юмарт иде Ринат абый. Аның белән бәйле берничә вакыйганы искә алып китим әле. Ул вакытта Чыбыклы мәктәбендә укытучы булып эшлим. Дәресләргә кичке якта мәктәпкә килеп әзерләнә торган идем. Укытучының эшен тавык та чүпләп бетерә торган түгел бит. Өстәлдән түшәмгә кадәр тикшерәсе дәфтәрләр өелгән, әле иртәгә үткәрәсе дәресләрнең планын язасы бар. Шулай утыра торгач, төн уртасы җиткәнен сизми дә калганмын. Минем дәрес бирә торган бүлмәм мәктәпнең икенче катында урнашкан. Бүлмәдә ут яна, коридорда караңгы. Шулвакыт баскычтан менеп килүченең аяк тавышлары ишетелеп китте. Күңелгә шикле уйлар килеп, сикереп тордым. Бүлмәгә төнге сәгать 10да район башлыгы, безнең авылдашыбыз Ринат абый Фәрдиев килеп керде, елмаеп сәлам бирде.
- Әйдә, күрше, кайтабыз! Иртәгә эшкә дә барасың бар бит әле,- ди Ринат абый.
Әйе, чыннан да, без күршеләр үк булмасак та, бер урамда яшәдек. Үзе укучылар утыра торган беренче партага - минем каршыга килеп утырды. Мин укучыларның инша дәфтәрләрен тикшереп утыра идем. Ул кулына бер дәфтәрне алып, инша укый башлады. Хәзер кайсы укучының иншасын укыганын хәтерләмим, укып бетерде дә “5”ле куярга кирәк дип, дәфтәрне миңа сузды. Бүгенгедәй хәтеремдә, укучылар Гомәр Бәшировның “Намус” романы буенча язган иншалар иде ул. Бөек Ватан сугыш елларында тыл хезмәтчәннәренең авыр авыл тормышы турында язган укучы иншасы иде. Ул бераз башын түбән иеп, нәрсәдер хакында уйланып утырды. Бәлки, үзенең туган авылын исенә төшергәндер!
Аннары Ринат абый мәктәп, авыл хәлләре турында сорашты. Шаярткалап та алды. Шулай да, нигәдер моңсу идеме ул, әллә арыган идеме.
- Әйдә, энекәш, кайтыйк инде. Соң бит! Иртәгә эшкә барасы бар,- дип урыныннан кузгалды.
Минем бүлмә, мәктәп ишеген бикләгәнне көтеп торды. Һәм мин, авыл укытучысы, беренче тапкыр район башлыгы машинасына утырып, өйгә кадәр кайттым. Безнең капка төбендә туктамады Ринат абый. Кунакка чакырды ул үзләренә. Мин читенсенеп кенә ризалык бирдем. Ул көнне Фәридә апа авылда түгел иде. Ринат абый тиз генә өстәл әзерләде. Без авыл, район, ил хәлләрен сөйләшә-сөйләшә төнге 11дә чәй эчтек. Ә иртәнге сәгать 4 тулганчы, көтү куучылардан да иртә торып, ике этен ияртеп, әрәмә буйлап, йөгереп кайта торган гадәте бар иде. Хәзер уйлап куям, кайчан ял иткән дә, кайчан йоклый торган булды икән ул...
Кешелекле, гади иде ул! Авыл башында сөт сатарга базарга баручы апаларны да бервакытта да утыртмый китмәде! Икешәр сумка күтәреп, сөтләре түгелгән чакларда да:
- Алар бит тормыш итәргә тырыша, тырыш апалар алар,- ди иде Ринат абый.
Ачык йөзле, кайчан очрашсаң да, уен-көлке белән сөйләшүче Ринат Шәеховичны без - авылдашлары - чыбыклылар бик хөрмәт иттек. Ул гомер буе гади кеше арасында аралашып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып яшәде, һәрвакыт хәрәкәттә, һәрвакыт эштә булды. Үзе ачык, үзе гади, үзе мөлаем иде. Бик юксыналар Сезне, Ринат абый! Урыныгыз җәннәтнең түрендә булсын.
Редакциядән: Ринат Шәехович Фәрдиевне искә алу көнендә безнең сайтларда "Зәй-ТВ" ТК архивыннан аның тормыш юлы турында "Кеше китә, күркәм эшләре кала" фильмы, "Ринат Фәрдиев истәлегенә" сюжеты, "Зәй офыклары" газетасының элекке баш мөхәррире Венера Гаврилованың һәм "Новый Зай" газетасының элекке баш мөхәррире Ирина Бертманның, "Зәй-ТВ" телерадиокомпаниясе директоры Венера Исрафилованың истәлекләре, шулай ук 5 ноябрьдә Зәйдә узган истәлекле чара турында репортаж белән танышырга мөмкин.
Фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев