Каһарман егеткә - Батырлык ордены
Бүген “Энергетик” Мәдәният сараенда ил иминлеге өчен һәлак булган Поручик авылы егете Дмитрий Милочкинның әти-әнисенә Батырлык ордены тапшырылды.
Әлеге бүләкне Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм район коммисары Айрат Әгъләмҗанов тапшырды.
- Аның батырлыгы алдында баш иям. Әти-әнисенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Дмитрий Милочкинны белгән һәр кеше дә аны көчле холыклы егет дип искә ала. Үз принципларына тугры булган, намуслы, үз-үзенә ышанган кеше. Без якташыбызның батырлыгы белән горурланабыз һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз, – диде район җитәкчесе.
“Илебез өчен авыр вакытлар килде. Безнең улыбыз илебез азатлыгын яклап һәлак булды. Авыр, бик авыр безгә! Без улыбыз белән горурланабыз. Ул – герой”, – диде хәрбинең әтисе.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев