Зәй юллары кардан чистартыла
Табигатьтә бернәрсә дә артык түгел. Күп итеп кар яуганга иген үстерүчеләр сөенә, әмма кар көртләре юлчылар, коммуналь тармакта эшләүчеләрнең мәшәкатьләрен арттыра. Соңгы көннәрдәге бураннар урамнарга һәм юлларга тирән көртләр салды.
“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы узган ялларда кар күп булу сәбәпле, көчәйтелгән режимда эшләде. Әлеге филиал районда 470 километр юлны карап тота. Филиал җитәкчесе Фидаил Хәернасов сүзләренә караганда, узган яллардагы буранда районда юлларны кар көртләреннән арындыруга 18 берәмлек техника җәлеп ителгән. Болар - төрле җайланмалар белән җиһазланган юл машиналары, эттергечле КамАЗлар, төрле тракторлар, автогрейдерлар. Бозлавык барлыкка килүне кисәтү өчен юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәләр – үткән ялларда 100 тонналап реагент файдаланылган. Ә буран булмаган көннәрдә автомобиль юллары идарәсендә 4 “КамАЗ” һәм 1 “Газель” машинасы дежурда юл чистартуга әзер булып тора.
“Благострой” ҖЧШ шәһәр урамнарындагы юлларны кардан чистарта. Бу эш бүгенге көндә тулы куәтенә башкарыла. Оешма эшчеләре бүген иртәннән Никифоров урамындагы карны чыгара, аннан Төзүчеләр урамына күчәчәкләр, ди оешма җитәкчесе Рәфыйк Зәйнуллин.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, юл буенда тезелеп торган машиналар кардан территорияләрне чистартырга комачаулый. Шуңа күрә машина йөртүчеләрдән машиналарын, бигрәк тә төнгелеккә, юл буенда калдырмауларын сорыйлар.
Авыл җирлекләрендә торак пунктларны кардан чистарту эшен җирле үзидарә органнары оештыра. Алар җирлекләрдә тракторы булучылар белән килешү нигезендә эшли.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев