Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Мобилизациягә алынган Зәй егете: “Мин бәхетле! Минем якларга гаиләм, әнием, туганнарым бар!”

Бүген Зәйнең ЗАГС бүлегендә мобилизациягә алынган Зәй егете законлы рәвештә никахын теркәгәннән соң, әнә шулай дип белдерде.

Дмитрий Колесов – Зәй егете, хәрби. Хәрби контракт төзеп, җиде ел хәрби хезмәттә Камчаткада булган. Узган ел хезмәтен тутырып, туган шәһәре Зәйгә кайткан. Һәм шунда Зәй кызы Эльвира белән танышып, очраша башлаганнар.

Мобилизация башлангач, егет хәрби комиссариатка килеп, үз теләге белән Украинада барган махсус хәрби операциягә  китәргә теләк белдергән.

-Ике улым да хәрбиләр. Икесе дә бүгенге көндә мобилизация буенча  Казанда хәрби өйрәнүләр уза. Әлбәттә, мин әни кеше буларак, улларым өчен борчылам да, шул ук вакытта алар белән горурланам да, - ди Дмитрийның әнисе Наталья Владимировна.

Дмитрий бәхетле булуын яшермәде, аның сөенеченнән күңеле тулып, күз яшьләре чыкты.

-Мин кечкенәдән хәрби булырга кызыгып үстем. Һәм шуңа күрә дә тормышымны хәрби һөнәр белән бәйләдем. Кечкенә вакытта урамнан форма киеп атлаучы милиция хезмәткәрләренә туктап,  сокланып карап тора идем. Мин бүген бик бәхетле, ике көнгә ялга кайттым һәм сөйгәнем Эльвира белән законлы төстә никахка кердек. Минем хәзер якларга-сакларга әнием, туганнарым гына түгел, гаиләм дә бар.  Сез көтегез, без җиңү белән кайтырбыз, - диде шатлыгы йөзенә чыккан Дмитрий, сөйгәнен кочаклап алып.

Эльвира да сөенечле, шул ук вакытта сагышлы да күз яшьләрен яшерә алмады.  

-Дмитрий янына Казанга  танк училищесына баргач, Казан ЗАГСлары буйлап, гариза бирергә эзләп йөрдек. Тик дүшәмбе ЗАГСлар эшләми икән. Менә Дима ялга кайткач, безгә бүген дүшәмбе булса да каршы килмәделәр, без  законлы төстә ир белән хатын булдык. Аның исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез! – ди Эльвира.

Яшь парны әниләре, туганнары котлап, бәхетле, сәламәт булуларын теләде.

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле 21 сентябрьдән  14 ноябрьгә кадәр Зәйнең ЗАГС бүлегендә 27 парның ашыгыч никахы теркәлгән. Узган шимбәдә Казанда мобилизация буенча хәрби өйрәнүләрдә булган Зәйнең тагын өч егете шулай ук законлы төстә никахка кергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев