Мобилизациягә алынган Зәй егетләре: “Безгә терәк булучы һәр кешегә рәхмәтлебез”
23 ноябрьдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация Казанда мобилизациягә алынган Зәй егетләре белән очрашты.
Егетләребез бүгенге көндә биредә хәрби өйрәнүләр үтәләр.
Башта очрашу - танк училищесы полигонында, аннан “Казан Экспо”да булды.
Очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, "Сугышчан бердәмлек" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин катнашты.
Разиф Галиевич танк училищесы башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков белән очрашып, егетләрнең яшәү шартлары, хәрби әзерлек барышы белән танышты.
Район җитәкчелеге, зәйлеләр егетләр белән даими элемтәдә торалар.
-Мин сезне зәйлеләр исеменнән сәламлим. Без сезнең, гаиләләрегез белән элемтәдә торабыз. Сорау-мөрәҗәгатьләрегезне хәл итәргә тырышабыз. Гаиләләрегезгә каралган социаль чаралар тулысы белән үтәлә. Мобилизациягә алынган ир-егетләрнең балаларына бәйрәм рухы тудыру максатыннан аерым “Чыршы бәйрәме” уздырачакбыз. Сезгә махсус хәрби операция кысаларында кирәк булачак мөһим булган әйберләрне алып килдек бүген. Алга таба сез сораган әйберләр, кыска арада тупланып, сезгә тапшырылачак, - диде район башлыгы.
Разиф Кәримов егетләрне кыскача Зәй яңалыклары белән дә таныштырды. Шулай ук ул узган атнада зәйлеләр арасында ялган хәбәр таралуы, бу хәбәрнең һәркемне тетрәндерүе, якын кешеләренең нинди уйлар кичерүе турында әйтеп, фейк хәбәрләр таратучыны эзләү белән федераль иминлек хезмәте, прокуратура органнары шөгыльләнүен әйтте. Бу мәсьәләдә бик сак булырга кирәк, диде.
Егетләр соравы буенча аларга махсус хәрби операция кысаларында мөһим булган бензопычкылар, генераторлар, шуруповерт, көрәк, колун, ломнар һәм башка бик күп әйберләр алынды. Аңа каршы көндә бер машина утын ителде полигонга. Бу әйберләрне алуда район җитәкчелеге, шәһәр-район халкы, Кораллы Көчләр ветераннары, 35нче бистәдәге Святитель Макария чиркәве ярдәм итте. Шулай ук бу игелекле гамәлдән безнең “Зәй информ” коллективы да читтә калмады. Безнең коллектив һәм Сарсаз-Багражның изге күңелле кешеләре (Нина белән Мирдәвес Әхмәтовлар, Владислав һәм Вячеслав Романовлар, Зина белән Геннадий Герасимовлар) ярдәме белән 120 данә газ баллоны, шәһәр Советы депутаты Расил Әгъләмов миски һәм башка кирәкле әйберләр алынды. Ә Токрановлар гаиләсе ике инвертор алып җибәреп, үзләреннән зур ярдәм күрсәтте. Егетләр әлеге җайланманың хәрби операциядә үзләре өчен бик мөһим булуын әйттеләр.
"Казан Экспо"да да бик җылы очрашу үтте.
Биредә дә Разиф Галиевич полк командирлары белән очрашып, егетләрнең яшәү шартлары белән танышты.
Ир-егетләрнең кәефләре хәрбиләрчә, позитив, шаяралар, көләләр. Бер-берсенә ярдәм итеп, терәк булып, кайгыртып яшиләр.
“Казан Экспода” рота командиры зәйлеләр янына килеп, район башлыгы Разиф Кәримовның кулын кысып, Зәй егетләре аеруча бердәм, көчле рухлы булулары белән аерылып торалар, зәйлеләр мондый батыр егетләр белән лаеклы рәвештә горурлана ала, дип рәхмәтен белдерде.
Егетләрнең һәрберсенә шәһәребезнең бакчаларыннан балалар язган хатлар, рәсемнәр тапшырылды. Алар хатларны аеруча дулкынланып укыды, берсе минем дә кызым “Шатлык” бакчасына йөри бит, кайткач, Алла боерса, мин бу бала белән күрешәчәкмен, диде.
Соңыннан егетләр үзләреннән район халкына, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-Якташларыбызның безгә зур терәк булуларын, ярдәмнәрен тоябыз һәм аларның һәрбесенә дә рәхмәтебезне белдерәбез. Сез көтегез, җиңү белән әйләнеп кайтырбыз! Тиздән Әниләр көне, газиз кешеләребезне бәйрәм белән котлап, сәламәт, исән-сау булуларын телибез,– диделәр.
Ил өчен әлеге катлаулы чорда мобилизациягә алынган егетләребезгә туган якларына – гаиләләренә сау-сәламәт кайтуларын телибез. Ә Аналар көне уңаеннан шундый батыр уллар үстергән әниләргә без дә рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев