Район башлыгы «Казан Экспо»да мобилизациягә алынган Зәй егетләре белән дә очрашты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация мобилизация буенча чакырылган егетләребез янында «Казан Экспо»да булды. Егетләргә Зәйдән алып киленгән гуманитар ярдәм тапшырылды.
Очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин катнашты.
Район башлыгы егетләрнең сорау гозерләрен тыңлады, аларны хәл итү юлларын барлаячакбыз, диде. Якташ егетләр үзләреннән район халкына, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Сез көтегез! Тиздән җиңү белән әйләнеп кайтырбыз!" - диләр.
Без аларның туган якка исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев