Район башлыгы Татарстан Конституциясе көне белән котлый
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Безнең өчен бу ике бәйрәм дә әһәмиятле, чөнки аларның һәркайсы күпмилләтле илебез халыкларының бердәмлеген чагылдыра, милли дуслыкны пропагандалый, патриотизм үрнәге булып тора, икътисади, сәяси һәм мәдәни багланышлар булдыруга ярдәм итә. Көчле, тату гаилә булып яши белү, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итү безнең өчен бик мөһим, чөнки бердәм халык - илнең бөеклеге һәм куәте ул. Халык-лар бердәмлеге көне җәмгыятебезнең сынаулар вакытында иң мөһим гомумдәүләт бурычларын хәл итәргә әзер булуын гәүдәләндерә. Бу бүген Украинада барган махсус хәрби операция шартларында аеруча актуаль мәсьәлә булып тора.
Татарстан, Конституция принципларына таянып, икътисади үсеш һәм социаль тотрыклылыкны, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, алга таба үсешен уңышлы дәвам итә. Киләчәктә дә республикабыз ныклы һәм ышанычлы сайланган курс буенча яңа казанышларга ирешер дип ышанам.
Әлеге бәйрәм көннәре без бердәмлектә, тырыш хезмәтебез нәтиҗәсендә теләгән максатларыбызга ирешә, теләсә нинди киртәләрне җиңеп чыга алуыбызны аңлата. Бәйрәмнәр уңаеннан һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе, районыбыз, республикабыз һәм илебез иминлеге өчен хезмәтләрендә уңышлар телим.
Хөрмәт белән муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев