Туган як җылысы: Зәй егетләре мобилизациягә алынган якташларына буржуйка мичләр ясый
Зәйдә махсус хәрби операция үткәрү зонасына җибәрү өчен металл мичләр әзерлиләр.
Буржуйка ярдәмендә җылынырга да, ашарга пешерергә дә, юеш киемнәрне киптерергә дә була.
Хәрбиләрне җылытачак «буржуйка»ларны яраксызга әйләнгән автомобиль дискларыннан, газ баллоннарыннан эретеп ябыштырып ясыйлар. Аны ясау белән бер автомашиналар юу сервисы егетләре шөгыльләнә.
“Гуманитар ярдәм җыю игълан ителүнең беренче көннәреннән үк диярлек Зәй егетләре буржуйка-мичләр әзерләүдә үз булышлыкларын тәкъдим итте. Мичләрне Сергей Смирнов, Владислав Долгов һәм Артем Уразайкин ясый, ә бу игелекле эшнең спонсоры - Ришат Шакиров. Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен 10 мич әзерләргә ниятлиләр. Гуманитар ярдәм җыюга кушылучы һәркемгә рәхмәтлебез”, - ди оештыручылар.
Егетләр мичләргә “Зәй” дигән логотип та урнаштыралар, бу инде аларны кайда ясаулары һәм безнең - тылдагыларның хәрбиләребезгә терәк булуларын тоярга ярдәм итәчәк.
Тиздән – 20 декабрьдә махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләренә гуманитар ярдәм җибәреләчәк. Иниацитив төркем егетләр өчен мөһим булган әйберләрне әзерли. Бу игелекле эшкә һәр зәйле кушыла ала.
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев