Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Вәгъдәләр хакына тизрәк әйләнеп кайтыгыз!

Бүген өлешчә мобилизация кысаларында Зәйдән тагын бер төркем ир-егетләрне Казанга әзерлек пунктына озаттылар.

Хезмәткә китүчеләрне, район хәрби комиссариаты каршындагы мәйданга җыелып, район җитәкчелеге, дин әһелләре, гаиләләре, туганнары, якыннары озатып калды.


 

- Безнең бүген мобилизациягә чакырылучылар арасында беренче тапкыр офицерлар да бар. Бер-берегезне саклагыз, яклагыз! Бердәм булыгыз! Бүгенге көндә районыбызда өч Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар да сез батыр егетләребез белән горурлана һәм сезнең туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәләр. Бүген Татарстан хәрби комиссариаты боерыгы, Россия Президенты Указы буенча без өлешчә мобилизация кысаларында Ватанны сакларга  тагын бер төркем егетләребезне озатабыз. Сез инде геройлар! Кыю, нык булыгыз, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтыгыз, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, мобилизацияләнүче якташларыбызга  теләкләрен ирештереп.

Имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Александр атакай  ир-егетләргә хәерле юл теләп, дога укыдылар.

 

Район хәрби комиссариатында социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина мобилизация буенча чакырылучы егетләргә аларның гаиләләренә каралган социаль ярдәм чаралары турында аңлатып,  һәрберсе белән аерым аралашты. Ә мобилизация буенча чакырылучы егетләрнең кәефләре күтәренке, үз теләкләре белән китүләрен әйтәләр. “Без – ир-егетләр Ватаныбызны сакларга тиеш, гаиләребез, балаларыбыз тыныч тормышта яшәсен дип горурлык белән илебез сагына басабыз”, - диләр.

Ике бертуганның уллары да мобилизация буенча китте бу көнне, олырагы кечерәген, апаем, кил мин янга утыр, дип, кочаклап алды. Тагын бу төркемдә бер егетебез үз теләге белән хәрби комиссариатка килеп язылган. Аның өч баласы бар. “Минем гаиләмне, Ватанымны сакларга китәм. Без дә якламасак, сакламасак – кем саклар?!” – ди горурлык хисе белән ул. Ә бит ул - районыбызның алдынгы механизаторы. Эшендә дә сынатмады, бер тапкыр солдат итеген киеп караган, туган ил алдындагы изге бурычын үтәп армия сафларында хезмәт иткән якташыбыз хәрби хәрәкәт вакытында да сынатмас дип ышанып калабыз.

 

Менә саубуллашу мизгеле дә җитте. Куллар калтырый, тамакка төер тыгыла, күзләргә яшь килә, йөрәк сыкрый... Егетләр тагын бер кат якыннарын кысып кочаклады, аларны юатты, исән-сау кайтырга вәгъдәләр бирде. Һәм кулларын күтәреп саубуллашып, автобусларга утырып, кузгалдылар.

Егетләр, бирелгән вәгъдәләр хакына исән-сау әйләнеп кайтыгыз, сезне фәрештәләрегез саклап йөртсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев