Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Зәебездә дуслык күпере өзелмәсен

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Энергетик” Мәдәният сараенда «Халык бердәмлегендә - ил бердәмлеге!” бәйрәм концерты булды. Зәебездә генә түгел, авыллардагы мәдәният йортлары, клублар да бу чарадан читтә калмады.

Концертта “Мирас”, ” Азаль” халык җыр һәм бию, “Улыбка” бию, “Адымнар” татар мәдәнияте клубы, “Русская душа” фольклор ансамбльләре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Шамов чыгыш ясады. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде, үзешчән сәнгать осталарын сәхнәдә күрергә теләүчеләр бирегә ашыкты. Әйтергә кирәк, концерт үзенчәлекле булды, тамашачыны кай ягы беләндер үзенә тартты. Әле икенче көнне дә шул хакта уйландым – тамашачы ник шулай якын итте икән бу концертны? Сәнгать өлкәсендәге иң-иңнәрне бер сәхнәгә туплаудадыр моның сәбәбе. Чыннан да, районда ел әйләнәсендә  төрле мәдәни һәм сәнгать чараларында җиңеп чыккан, үзен чын оста итеп күрсәтүчеләр генә җыелган иде биредә. Һәм иң мөһиме - яшь буенча чикләүләр булмагач, бер сәхнәдә 6 яшьлекләр дә, 60 яшьлекләр дә чыгыш ясагач, аеруча күңелле булды бу концерт. Оештыручылар да, үзебезчә итеп әйтсәк - әртисләр дә нык тырышканнар.
Һәрхәлдә, концерт тәмамлангач үзара сөйләшкән тамашачыларның фикере әнә шулай яңгырады.

Балалар кече яшьтән төрле бәйрәмнәрне, аларның килеп чыгу тарихын белеп үсәргә тиеш. Шул уңайдан 3 ноябрьдә " Алтынчәч" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Без үзебезнең дуслык белән көчле" дип исемләнгән чара үтте. Тәрбиячеләр балаларга бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләделәр, аларны төрле халыкларның җырлары, биюләре, уеннары белән таныштырдылар. Тәрбиячеләр ярдәме белән балалар төрле милләт халыкларының ничек итеп бер-берсе белән исәнләшүләрен белделәр. Бәйрәм чарасында балалар шулай ук гимн, герб, флаг белән танышуны дәвам иттеләр, аларның атамаларын, нәрсә аңлатканнарын тагын бер кат искә төшерделәр. Алар бик күңелле итеп уйнадылар, күңел ачтылар.

-Бәйрәмнән балалар күңел күтәренкелеге, шат йөз белән таралыштылар,- ди тәрбияче Рания Уразайкина.
Зәебездә генә түгел, авыллардагы мәдәният йортлары, клублар да бу чарадан читтә калмады.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне иде. Ул тынычлык,иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып тупланырга,авыр чакта бер – беребезгә ярдәм кулы сузарга, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәскә, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карарга кирәк. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр. Шул дуслык җепләрен саклау нияте белән Аксар, Шепкә, Имәнлебаш, Иске Тәкмәк авыллары мәдәният йортлары берләшеп, Югары Шепкә мәдәният йортында концерт куйдылар.

-Һәр авылдан иң талантлылар чыгыш ясады. Концерт бик эчтәлекле һәм күңелле узды. Киләчәктә дә бу традицияне дәвам итеп, ут күршеләребез белән дуслык күперен өзмичә яшик  дигән хисләр белән таралдык,- ди Аксар мәдәният йорты директоры Гүзәлия Миңнуллина.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар Дүрт-Мунча, Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортларында да үтте. Биредә тамашачылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның иң матур номерларын күрде. Бигрәк тә “Бөрлегән” балалар бию ансамблен тамашачы көчле алкышларга күмде. Дүрт-Мунча мәдәният йортына кунакка Түбән Бишнең “Бишкәй” керәшен балалар фольклор ансамбле дә килгән иде.

-Кунакларның чыгышын дүртмунчалылар яратып каршы алды. Балаларның матур чыгышына сокланып карады.

-“Дуслык күпере” дип аталган, берничә авыл берләшеп куйган чаралар тамашачыларга бик кызыклы булды. Мондый төр чараларны киләчәктә дә дәвам итәргә исәплибез,- ди Дүрт-Мунча мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.

Шәһәр мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчән артистлар тамашачыларга патриотик номерлар: шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Концертта «Калинушки» театр түгәрәге, Любовь Мөбәракшина җитәкчелегендәге “Конфетти” бию коллективы, Әминә Зарипова җитәкчелегендәге “Мальвина” халык марионеткалар театры, җырчылар Илназ Хәйруллин,  Римма Антонова, Александр Селивёрстов җитәкчелегендәге “Ивушка” фольклор ансамбле, “Хыял” инструменталь ансамбле һәм “Бөртеккәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Кармалка бистәсеннән килгән Илсөяр Хәлиуллина җитәкчелегендәге  “Ләззәт” триосы чыгыш ясады.

-Тамашачылар чарадан зур  канәгатьлек алып таралышты, артистларны аягүрә басып алкышлады,- ди Мирный бистәс мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев