Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Зәй фотографы мобилизациягә алынган егетләргә теләктәшлек итеп видеороликлар ясый

Илдә мобилизация игълан ителгәч, районыбыз халкы да хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште.

Кем – җылы сүз, кем – җылы оекбаш, кемнәр исә акчалата,  кыскасы, кем ничек булдыра ала – шулай  булыша. Һәркем гомуми җиңүгә зур булмаса да, үзеннән өлеш кертергә тырыша.  Зәйдә танылган профессиональ фотограф Инесса Раббаниева мобилизацияләнгән зәйлеләргә һәм аларның гаиләләренә теләктәшлек итү йөзеннән видеороликлар иҗат итә. Аның социаль челтәрдә өч видеоролигы дөнья күрде инде.

-Мобилизация, хәтта өлешчә генә булса да, һәр гаиләгә диярлек кагылды. Безнең батыр егетләребез өчен йөрәге сыкрамаган кеше юктыр. Зәйлеләр актив рәвештә гумантар ярдәм җыя. Әлеге изге эштән мин дә читтә калмадым, үземнән матди ярдәм кертергә тырыштым.  Ләкин иҗатка гашыйк кеше буларак, бу гына аз кебек тоелды. Шул рәвешле, мобилизацияләнгән егетләребезгә багышлап видео ясарга уйладым. Танышларым, дусларым үзләренең социаль челтәрләрендә әлеге темага кагылышлы бик күп фото, видеолар белән уртаклаштылар. Моннан тыш,  үземнең дә ике якын танышым махсус хәрби операциягә чакыру алды. Аларның берсе хәзер хәрби операция зонасында, икенчесе әлегә Казанда хәрби өйрәнүләр үтә. Танк полигоныннан видеоязмалар белән дә уртаклашты ул. Шулай итеп, шактый материал тупланды һәм әлеге өлкәдәге беренче иҗат җимешем дөнья күрде. Мин аны мобилизация үтүче танышларыма, аларның туганнарына шәхсән үзләренә генә җибәрдем. Социаль челтәрләрдә урнаштырырга уйламаган да идем. Шуңа да карамастан, махсус операциягә алынган егетләребез әлеге видеоны зәйлеләр күрергә тиеш дигән фикергә килде. Аны үземнең аккаунтымда урнаштырганнан соң, бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Видеоны берничә мең кеше карады. Моннан тыш, яңа фотолар белән уртаклашучылар саны артты. Ә Казандагы егетләребез үзләренең тормыш-көнкүрешләрен телефонга төшереп, миңа җибәрде. Шул рәвешле, берничә көн эчендә икенче һәм өченче видео әзер булды.

Иҗатым йөрәктән йөрәккә барып җитүенә мин чиксез шат. Чын күңелдән егетләребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телим. Алар безгә бик кирәк!  - ди Инесса.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев