«Зәй-информ» җитәкчесе “Бөртеккәй” балалар бакчасына сертификатлар тапшырды
Бүген «Зәй-информ» җитәкчесе Гөлнара Феофанова “Бөртеккәй” балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецовага район газеталарына язылу кампаниясендә коллективның актив катнашуы өчен сертификатлар тапшырды.
Район яңалыкларын халыкка иң тиз арада, иң төгәл итеп җиткерүче "Зәй офыклары" газетасы һәр зәйленең өендә булырга тиеш дип уйлыйм. Төрле үзенчәлекле программалар, район күләмендә алып барылучы эшләр турында нәкъ менә шушы басмалар аша танышып барырга мөмкин. Газеталарыбыз хезмәт кешеләрен яктыртуга зур урын бирә. Район үсеше өчен көч куйган хезмәт алдынгылары турындагы язмаларны газета укучыларыбыз көтеп ала.
“Бөртеккәй” балалар бакчасында эшләүчеләр бердәм булып район газетасына язылганнар. Алар газета битләрендә басылган язмаларны үзләренең эшләрендә куллана.
Тәрбияче Ирина Колонова газетада басылган барлык яңалыклар, сирәк булса да чыга торган әдәби әсәрләрне яратып укый.
-Гомер буе район газеталарын яздырабыз. Башта безнең әти-әниләр яздыра иде. Хәзер без яздырабыз. Мин үзем дә язылам, әти-әниләремне “Новый Зай”, ә каенанамны “Зәй офыклары”на яздырам. Ул игелекле чара булып тора. Бер көнлек кенә, бер тапкыр куллану белән генә чикләнми мондый бүләк - ярты ел буе атнасына бер мәртәбә район газетасы килеп тора. Газетаның беренче битеннән башлап, бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм, -ди ул.
“Бөртеккәй” балалар бакчасы мөдире Нина Кузнецова төзекләндерелгән бакча хакында сөйли. Чыннан да бакча бик матур. Балалар өчен бөтен шартлар тудырылган. Уен заллары, спорт залы, автосыйныф, һөнәрләр, сәламәтлек, медицина бүлмәләре,хәтта, сәламәтләндерү өчен - тоз бүлмәсенә кадәр бар. Район газеталарын зур түземсезлек белән көтеп алалар. Газеталарны хезмәткәрләр генә түгел, ә бакчада тәрбияләнүче балалар да, аларның әти-әниләре дә укый.
-Һәр атна җомга көнне сәгать ике тулганны көтеп алабыз. Ул вакытта безгә газеталар алып киләләр. Ул газеталарны фойега куябыз. Башта яңалыклар белән бакча хезмәткәрләре танышып чыга, аннан әти-әниләр дә, балалар да алып укый. Киләчәктә әти-әниләрне дә бакча аша гына газеталарга яздырырга дип уйлыйбыз. Бик уңайлы бит. Баласы артыннан килә, газета да алып китә. Югалмый да, җиргә төшеп пычранмый да,- ди Нина Кузнецова. Балалар да укый дигәнне, һич арттырып әйтми Нина Александровна. Мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче Радион Сөләйманов район газетасын хәрефләп, иҗекләп түгел, ә йөгереп укый. Радионга спорт, мәдәният тормышы турындагы язмалар ошый икән. Һәм, чыннан да, ул һәр язманың мәгънәсен аңлап, эчтәлеген сөйләп күрсәтә ала. Афәрин, тәрбиячеләр! Афәрин, әти-әниләр,- диясе килә.
- Алга таба да “Бөртеккәй” балалар бакчасы хезмәткәрләре район газеталарының тугры укучылары булып калыр дип ышанабыз, - диде Гөлнара Миңулловна.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев