“Зәй-информ” мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм оештыруда катнашты
Бүген Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге зур делегация Казанга мобилизацияләүнүчеләр янына китте. Алар солдатлар ихтыяҗы буенча җыйналган гуманитар ярдәмне егетләргә тапшырачак.
Делегация составында “Зәй-информ” нан журналист Клара Ермолаева һәм телеоператор Денис Ипатов та бар.
Алар массакүләм мәгълүмат чаралары өчен материал туплау белән беррәттән безнең редакция башлангычы белән җыелган гуманитар ярдәмне дә тапшыру миссиясен башкарачак.
Егетләр соравы буенча без газ баллоннары, башка кирәк-яракларны алуны оештырдык, моңа Сарсаз - Багражның игелекле кешеләре, Токрановлар гаиләсе, шәһәр Советы депутаты Расил Әгъләмов кушылдылар. Без ир-егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев