Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Зәй районы башлыгы урынбасары мобилизациягә алынган Зәй егетләре янында Казанда полигонда булды

Бүген Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев Зәйдән мобилизациягә алынган егетләр янында полигонда булды.

Очрашу барышында егетләргә  гуманитар ярдәм тапшырылды. Гуманитар ярдәм егетләр сораган мөһим әйберләрдән тупланган иде. Анда хуҗалык кирәк-яраклары  бензопычкылар, бензогенераторлар, көрәкләр, балталар бар. Шулай ук егетләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.  Петр Сергеевич аларны хәл итү юлларын барлыйбыз, дип белдерде.

- Без - зәйлеләр көчле рухлы батыр егетләребез белән горурланабыз.  Сезнең җиңү белән исән-сау кайтуыгызны көтәбез,  - диде.

Клара Ермолаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев