Зәй табибы Әнвәр Нәбиуллин: “Табибларның киңәшләрен үтәгән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган ВИЧ диагнозы куелган пациентлар озак яшиләр”
1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре СПИДны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар оештыра.
Мәктәпләрдә фельдшерлар бу темага өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрәләр һәм ВИЧ-инфекцияне кисәтү турында сөйлиләр. Зәй политехник көллияте студентлары мәгълүмат стенды әзерләделәр һәм белгеч тарафыннан лекция тыңладылар.
Йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб Әнвәр Нәбиуллин сүзләренә караганда, соңгы елларда районда тотрыклы эпидемиологик хәл күзәтелә. 30 ноябрьгә ВИЧ-инфекциянең яңа 11 очрагы ачыкланган, ә район үзәк дәваханәсендә 114 кеше исәптә тора.
- Ел саен районда 16 меңләп кеше ВИЧ-инфекциягә скрининг тикшерүе уза, моннан тыш, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ВИЧ һәм СПИДка экспресс-тест узарга тәкъдим итәбез. Бүгенге көндә районда эпидемиологик хәл тотрыклы. Вирус ачыкланган пациентлар белән сөйләшүләр үткәрәбез, үз сәламәтлегеңне ничек күзәтергә икәнен аңлатабыз, дәвалау билгелибез. ВИЧны тулысынча җиңәргә ярдәм иткән дару әлегә уйлап табылмаган. Аның каравы, вирусның тәэсирен киметә, иммунитетны ныгыта торган махсус препаратлар бар. Аны даими кулланганда, организм авыруларга каршы тора ала. Әлеге дарулар яшәү сыйфатын яхшырта. Табибларның киңәшләрен үтәгән, дәваланган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган пациентлар озак яшиләр, - дип билгеләп үтте Әнвәр Нәбиуллин.
29 ноябрьдә поликлиникада СПИДка каршы профилактик акция узды. Медицина хезмәткәрләре акция кысаларында пациентларга сифилис, ВИЧ, гепатит авыруларына каршы тикшерүгә кан бирергә тәкъдим иттеләр. Шулай ук "ВИЧка тикшеренү: ни өчен бу мөһим" һәм "Олылар өчен дәресләр" темасына буклетлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев