Зәйдә Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр
3 декабрьдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.
Бу көн хәбәрсез югалган һәм Ватан өчен гомерләрен биргән билгесез сугышчыларга багышлана.
3 декабрьдә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында истәлекле датага багышланган чара булды. Чарада «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек" оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков, патриотик клубларда, «Яшь армия» хәрәкәтендә тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм көллият укучылары катнашты.
Бу көннең әһәмияте турында «Гвардия» хәрби-патриотик отряды җитәкчесе Виктор Никифоров сөйләде. Шулай ук «Хәтер вахтасы»нда катнашучылар быел нинди нәтиҗәләргә ирешә алулары турында да хәбәр итте. Шулай ук бу көнне "Хәтер вахтасы"нда катнашуда ярдәм иткән эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Радость" үзәгендә 7нче мәктәп укучылары белән очрашу үтте.
Чарада катнашучылар билгесез солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев