Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Зәйдә элекке район башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиевне искә алдылар

Бүген зәйлеләр күренекле җитәкче, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Ринат Фәрдиевне искә алырга аның исемен йөртүче паркка җыелды.

Бирегә район җитәкчелеге, аның белән төрле елларда эшләгән хезмәттәшләре һәм зәйлеләр килде. Ринат Шәех улы - 30 елдан артык гомерен Зәй районын үстерүгә багышлаган җитәкчеләрнең берсе. Ул 2008 елда вафат булды. Тантананы алып баручылар Гүзәлия Гатина һәм Фикрәт Сибгатуллин, чарада чыгыш ясаучылар аның тәҗрибәле җитәкче, әйткән сүзен төгәл үтәүче, ышанычлы дус, игелекле остаз буларак искә алды. Ринат Фәрдиев белән тормыш юлында очрашырга туры килгән һәркем аның көчле кеше булуына соклануын, һөнәри осталыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм кешелеклелек сыйфатларын югары бәяләвен әйтте.

Зәйдә Ринат Шәех улын онытмыйлар, хөрмәт итәләр һәм яраталар. Бүген зәйлеләр аның истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев