Зәйдә инвалидлар ункөнлеге башланды
Елның соңгы ае, гадәттәгечә, инвалидлар ункөнлеге белән башланды. 1 декабрь көнне сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызга ярдәм итү максатында үткәрелгән мәдәни чаралар күңелләргә үтеп кереп, аның иң нечкә кылларын тибрәтте.
Бүген “Энергетик” Мәдәният сараенда “Мин яратам сине, тормыш” дип исемләнгән концерт программасы белән инвалидлар ункөнлеге башланды.
Җыелган халык алдында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгыш ясап, аларга матур теләкләр һәм җылы сүзләр әйтте.
Мәдәният сарае хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган концерт күрсәтелде.
Чыгышларга ихласлык, җылылык хас иде, алар тамашачылар күңеленә үтеп керде.
Аларның барысын да тамашачылар алкышларга күмделәр.
Чир беркемнән дә сорамый. Ул һәркемгә килергә мөмкин. Әмма авыру һәм гарип кешедә дә хисләр тулы йөрәк барлыгын онытмыйк. Моны аңлар өчен күңел киңлеге һәм күңел күзләребезнең сукыр булмавы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев