Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Зәйдә монополиягә каршы хезмәт эшчәнлеге турында сөйләштеләр

Бүген Зәйгә эшлекле визит белән федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан буенча бүлеге җитәкче урынбасары Алмаз Яфизов килде.

Ул  шәһәрнең 7нче мәктәбендә X-XI сыйныф укучылары белән ачык дәрес уздырды, зәйлеләрне шәхси сораулары буенча кабул итте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Розалия Архипова озатып йөрде. Икътисад фәне буенча дәрес укучыларга әлеге хезмәтнең вазифалары турында сөйләүдән башланды.
- Күп кенә кешеләр, аеруча укучылар, монополиягә каршы эшчәнлек алып баручы хезмәтнең ничек эшләвен күз алдына да китерә алмыйлар. Без районнарга чыгып, укучыларга менә шушы эшчәнлек, аның мөһимлеге турында сөйләүне максат итеп куйдык. Икътисад базарында конкурентлылык, бәяләрне ничек контрольдә тоту, бюджет акчаларының ничек җыелып, ничек бүленүе бүген-иртәгә үз һөнәр юлын, үз хезмәтен башлаячак яшьләргә бик кирәк, - диде Алмаз Альбертович.
Укучылар дәрес барышында төп бурычлар һәм функцияләр, төрле өлкәләрдә законлылыкны үтәүне күзәтү турында белделәр. Сөйләгәннәрнең барысы да проектор ярдәмендә экранда күрсәтелде. Дәрес барышында XI сыйныф укучысы Анастасия Тимофееваның сорауларга актив җавап бирүе, конкурентлык буенча үз фикерләре белән уртаклашуы игътибарны җәлеп итте. Анастасия икътисад фәне буенча олимпиадаларда катнаша икән, бу тема белән ул аеруча кызыксынуын ассызыклады.
Алмаз Яфизов районга визиты максаты турында белдереп, районның нинди эшләр, мәсьәләләр белән яшәвен ачыкларга теләүләрен һәм авыр юридик мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтергә әзер булуларын да әйтте. Шулай ук район хакимиятендә гражданнарны кабул итү барышында мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Эшлекле мохиттә район оешмалары, хакимият органнары вәкилләре, эшмәкәрләр монополиягә каршы хезмәт хезмәткәренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, идарәнең йогынты ясау өлкәсе астында булган аңлашылмаган моментларга төгәллек кертә алдылар.

Энҗе Әгъләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев