Зәйдә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте
Бүген Зәй политехник колледжында көзге чакырылышта армиягә алыначак егетләр, аларның әти-әниләре, булачак солдатлар – студентлар өчен хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үткәрелде.
Залга җыелган егетләр каршында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова чыгыш ясады.
- Безнең егетләрнең хәрби бурычларын намус белән үтәүләренә шигебез юк, чөнки районда хәрби-патриотик тәрбия югары дәрәҗәдә оештырылган. Безнең бабайлар Бөек Ватан сугышы чорында да сынатмаган, ә аларның дәвамчылары көчле рухлы булырга тиеш. Россия армиясендә хезмәт итү башлану белән сез Ватанны саклаучылар буласыз. Безнең районнан көзге чакырылышка 60 егет чакырылачак. Сезнең хәрби бурычыгызны ничек башкаруыгызга илебезнең никадәр көчле булуы бәйле. Шуңа күрә сезгә Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәвегезне һәм туган якка исән-сау кайтуыгызны телим, - дип билгеләп үтте.
Район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов хәрби хезмәткә чакырылучылар көнен традицион төстә политехник колледжда уздыру биредә армиягә чакырылучыларның зур төркеме булуы белән аңлатты.
- Көзге чакырылышта Зәй районыннан 60 егетебез армия сафларына озатылачак. Язгы кампаниядә районыбыз "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүче белгечлеге булган егетләрне армия сафларына озату буенча югары бәяләнде. Егетләребезнең сәламәтлеге буенча районыбыз күрсәткечләре югары дип бәяләнә. Колледжда егетләрне физик яктан әзерләүгә дә, һөнәри яктан әзерләүгә дә бик җитди карыйлар. Монда егетләребез йөк машиналары йөртүчеләр буларак әзерләнә, бу - армия хезмәтендә кирәкле һөнәр, - ди хәрби комиссар.
Ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев хәрби хезмәткә чакырылучыларны сәламләп, үзенең теләкләрен һәм киңәшләрен җиткерде.
-Озатучылар өчен дә, китүчеләр өчен дә ниндидер кануннар белән ныгытылган яки кабул ителгән кагыйдәләр юк. Әмма шунысы мөһим, ил чиген сакларга киткәндә үк спиртлы эчемлек эчеп килгән хәлдә яки төрле әшәке сүзләр әйтешеп, сугышып киткән егетләргә ничек итеп корал, тынычлыгыбызны саклауны ышанып тапшырырга мөмкин. Шуңа күрә дә озатырга килүчеләр дә, китүчеләр дә һәрвакыт аек акылда, тәртипле булырга тиеш. Шунысы сөендерә, соңгы елларда озатулар вакытында андый тәртипсезлекләр булганы юк, яшьләребез үзләре үк матур итеп китәргә тырышалар. Мин үзем дә хезмәт иттем, бабаларым да сугышны үткән. Хәрби хезмәткә барырга куркырга кирәкми. Моның өчен алдан хәзерләнә башларга, физик яктан үзеңне чыныктырырга кирәк,- ди ул.
Сүзне хәрби көчләр ветераны, икенче ранг капитаны Валентин Атласов дәвам итте. Ул егетләргә сәламәтлек теләде, хәрби хезмәтне үтәү - ир-егетләр өчен горурлык,- диде ул.
Зәй мөхтәсибе ярдәмчесе Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов һәм Сергий атакай егетләргә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.
-Элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Ислам дине дә, православие дә моның шулай булуын раслый. Чит җирләргә барып, сәфәр кылып дөнья күрү, төрле кешеләр белән аралашып гыйбрәт алу пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан хуплана. Аннары шунысы да бар, егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул, якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак,- диде алар.
Тантанада катнашучы политехник колледж студентлары Евгений Давыдов белән Николай Расторгуев икесе дә хәрби хезмәткә барырга җыена. Егетләр колледжда һәм район күләмендә уздырылучы спорт чараларында актив катнашалар. Николай “Лицей” театр студиясенең әйдәп баручы артисты да әле.
- Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәсебез килә, һәм без аңа ирешәчәкбез дә. Хезмәт итәсең икән инде, бары тик элиталы гаскәрләрдә генә, - дип елмая егетләр.
Тантаналы чара патриотик рухта үтте. “Энергетик” Мәдәният сараеның “Кайнар йөрәкләр” концерт группасы егетләргә матур җырлар бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев