Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Көн темасы

Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда инвалидлар ункөнлеге кысаларында бәйрәм чаралары үтте

“Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе “Яшьлек” боз сараенда инвалидлар ункөнлеге кысаларында авыру балалар өчен күңел ачу программасы әзерләгән.

Алар мондый программаны беренче ел эшлиләр инде, ул традициягә кергән. Чара спорт идарәсе, политехник көллият, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белән бергәләп оештырылган.

Аларга волонтерлар ярдәм итте. Боз сараенда балаларны аниматорлар каршы алды. “Бик ягымлы” панда һәрбер баланы кочаклап, яратып, бәйрәмгә озатып торды. Балалар башта күңел ачты, биеде, уеннар уйнады, аннары шугалакта шуды.

Соңыннан бәйрәм тәмле чәй өстәле артында дәвам итте. Балалар өчен махсус торт әзерләнгән, һәрберсе аннан авыз итте.

– Ни кызганыч, бүген районыбызда сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән 171 бала исәпләнә. Инвалидлар ункөнлегендә катнашып, аларга ярдәм итәргә, авыр тормыш сынаулары алдында ялгыз түгеллекләрен күрсәтергә тырышабыз. Декадада оешма-предприятиеләр, аерым гражданнарның да катнашуы игътибарга лаек. Әлбәттә, әйләнә-тирәбездә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга игътибарыбыз ун көн белән чикләнмичә, һәр көн булсын иде, – ди “Радость” социаль яклау бүлеге җитәкчесе Людмила Симонова.

 Арабызда язмыш сынауларына бирешмичә, күңел китеклеген башкаларга күрсәтмичә, көчле булып кала алганнар да җитәрлек. Шундый райондашларыбыз белән очрашу безне тагын бер кат уйланырга һәм бүгенге көндә җитеш дөньяда, сау-сәламәт булып яшәвебезнең кадерен белергә чакыра.

Бәйрәмгә Венера Тимофеева үзенең III сыйныфта укучы улы Тимур белән килгән. Табиблар Тимурның сәламәтлегендә тайпылышлар булуы хакында әйтмәгән. Тимур сабый вакытта бик матур гына үскән. Тик тора-бара  чир үзенекен итә: бала тиз арый, йоклап китә. Шулай булса да, Тимур бик шаян, җитез һәм шук егет. Бөтен нәрсә белән кызыксына. Аеруча футбол ярата. Телеэкраннар аша барлык футбол уеннарын күзәтеп бара. Барлык уенчыларның исемнәрен белә. Тимурны укытучылары өенә килеп укыта. Кайбер көннәрне, укытучылардан рөхсәт алып, мәктәпкә дә бара.

- Бүген без игелекне каяндыр читтән эзлибез, ә игелек орлыклары – безнең үзебездә. Күңелебез киң булса иде. Бер-беребезгә рәхмәтле һәм игътибарлы булып яшәсәк, җиребезгә бәрәкәт килер, күңелләребездә тынычлык булыр, тормышның ямен табарбыз. Бүгенге бәйрәм бер көнлек, ун көнлек кенә булып калмасын! Безгә бирелгән гомердә яхшылыкны, игелекне күбрәк кылсак иде,- ди Тимурның әнисе.

Бүгенге чаралардан балалар да, өлкәннәр дә канәгать калды. Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Янәшәбездәге мондый кешеләргә һәрвакыт мәрхәмәтле булсак иде. Аларның болай да моңсу күңелләрен сөендерү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик, кылган савапларыбыз үзебезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.

Автор фотолары


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев