Интернетка «Зәй идарәче компания» сайты (www.zainskuk.ru) узган елның февраль аенда теркәлгән иде. Менә бер ел инде зәйлеләр әлеге сайт аша үзенә кирәкле мәгълүматны таба ала. Анда идарәче компания яңалыклары бирелә. Шулай ук үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап, тарифлар, нормативлар, исәп-хисап үзәге, торак милекчеләре ширкәтләре турында кыскача мәгълүмат алырга мөмкин. Исәпләү җиһазлары...
Интернетка «Зәй идарәче компания» сайты (www.zainskuk.ru) узган елның февраль аенда теркәлгән иде. Менә бер ел инде зәйлеләр әлеге сайт аша үзенә кирәкле мәгълүматны таба ала. Анда идарәче компания яңалыклары бирелә. Шулай ук үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап, тарифлар, нормативлар, исәп-хисап үзәге, торак милекчеләре ширкәтләре турында кыскача мәгълүмат алырга мөмкин. Исәпләү җиһазлары күрсәткечләрен дә күпләр (500ләп кеше) сайт аша бирә. Бу юл халык өчен күпкә уңайлы, чөнки чират яки телефон бушаганны көтәсе юк. Ниндидер сорауга җавап аласың килсә, «задать нам вопрос» командасына гына басарга кирәк. Алынган сорау-гозерләр белгечләргә юллана һәм 3 көннән җавап бирелә. Күпчелек сораулар - капиталь ремонт, сыйфатсыз коммуналь хезмәт күрсәтү, түләү кәгазендәге аңлашылмаучылыклар һ.б.ларга кагыла.
Сайтның тагын бер яңалыгы - коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне интернет аша башкару. Әмма моның өчен банк картасы булу шарт. Түләүләрне башкарганда банк картасы төрен күрсәтәсең. Сайт башка шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен аеруча кулай. Ул тулыландырылып барыла. Торак милекчеләре ширкәтләренең күбесенең үз сайты бар, аларның кайбер мәгълүматлары «Идарәче компания» сайтына да урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев