Торак милекчеләре ширкәтләренең гомумйорт ихтыяҗлары өчен исәпләүләрне киметү буенча эшчәнлеге район башлыгы контролендә торган мәсьәләләрнең берсе. Торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре күпфатирлы йортларда гомумкуллану урыннары өчен (ОДН) түләүне киметү буенча алып барган эшчәнлекләре турында сөйли. Римма Никифорова, «Уңайлы йорт» ТМШ рәисе: - Гомумкуллану урыннары өчен түләүләр күп булуның сәбәбе - шәхси...
Торак милекчеләре ширкәтләренең гомумйорт ихтыяҗлары өчен исәпләүләрне киметү буенча эшчәнлеге район башлыгы контролендә торган мәсьәләләрнең берсе. Торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре күпфатирлы йортларда гомумкуллану урыннары өчен (ОДН) түләүне киметү буенча алып барган эшчәнлекләре турында сөйли.
Римма Никифорова, «Уңайлы йорт» ТМШ рәисе:
- Гомумкуллану урыннары өчен түләүләр күп булуның сәбәбе - шәхси исәпләү җиһазларындагы күрсәткечләрне тиешле вакытта бирмәү. Әлеге җәһәттән без һәр йортта подъездларга җаваплылар билгеләп, махсус дәфтәргә күрсәткечләрне язарга дигән карарга килдек. Моңа уңай мисалларыбыз да бар. Энергетиклар урамының 15нче йортында йортка җаваплы В. Т. Карпова ай саен җылылык энергиясе куллануга анализ ясый, шул сәбәпле, әлеге йортта салкын һәм кайнар су, гомумкуллану урыннары өчен түләүләр булмый. Айның 20нче числосына кадәр күрсәткечләрне бирмәскә кирәк. Торак милекчеләре ширкәте хезмәткәрләре әлеге җәһәттән халык белән ныклы эш алып бара: белдерүләр эленә, күрсәткечләрне кайчан бирү турында искәрмәләр таратыла.
Наталья Наумова, «9 кат» ТМШ рәисе:
- Безнең ширкәткә караган барлык йортларда да салкын, кайнар су, электр белән тәэмин итү системаларына гомумйорт исәпләү җиһазлары урнаштырылган. Гомумкуллану урыннары өчен түләүләрне киметү буенча ширкәттә өченче ел эш алып барыла. Күпчелек яшәүчеләр исәпләү җиһазлары күрсәткечләрен бер көнне - айның 23, 24ендә бирүгә гадәтләнде. Бу көннәрдә гомумйорт исәпләү җиһазларыннан да күрсәткечләр алына. Аннан ширкәт хезмәткәрләре тарафыннан шәхси исәпләү приборлары да еш тикшерелә. Салкын һәм кайнар суга исәпләү җиһазлары срогы да күз уңында тотыла. Бердәм хисап үзәгенә тапшырылган-тапшырылмаган исәпләү күрсәткечләрен контрольдә тотабыз. Йортка җаваплылар белән бергә күрсәткечләре шикле күренгән яшәүчеләр фатирында булабыз. Чыгымның ни өчен ким булуын ачыклыйбыз. Исәпләү приборлары белән "шаяручылар" да юк түгел. Ә бу гомумкуллану урыннары өчен (ОДН) түләүгә китерә.
Надежда Бардина, «17 подъезд» ТМШ рәисе:
- Февраль аенда кайнар һәм салкын су шәхси исәпләү приборлары тикшерелде. Ширкәт хезмәткәрләре тарафыннан 91 фатирга рейд ясалып, шуның 8ендә кайнар су системасында исәпләү җиһазының төзексез булуы, ә бер фатирда кайнар һәм салкын су системасын шәхси исәпләү приборының срогы чыкканы, бер фатирда исә салкын су чыгымы кимүе ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев