Кышка кердек. Торак милекчеләре ширкәтләренең әлеге сезонга әзерлеге район башлыгының даими контролендә тора. Кышка әзерлек турында кайбер торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре сөйли. Наталья Наумова, «Тугыз кат» торак милекчеләре ширкәте рәисе: - Кышкы сезонга җәйдән үк әзерләндек. Күп итеп ком запасы булдырдык, аны ишегалды, подъезд җыештыручылар һәр йорт подвалына төшереп куйды....
Кышка кердек. Торак милекчеләре ширкәтләренең әлеге сезонга әзерлеге район башлыгының даими контролендә тора. Кышка әзерлек турында кайбер торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре сөйли.
Наталья Наумова, «Тугыз кат» торак милекчеләре ширкәте рәисе:
- Кышкы сезонга җәйдән үк әзерләндек. Күп итеп ком запасы булдырдык, аны ишегалды, подъезд җыештыручылар һәр йорт подвалына төшереп куйды. Йорт-подъездлар, фатирлар кышка җылытылды. Көндез яңгыр явып, төнлә суыту сәбәпле, юллар, тротуарлар, ишегаллары бозлана. Шунлыктан юл-тротуарларга комга, тоз кушып сибелә. Тозны исә сатып алдык. Урам җыештыручылар кеше иминлеген тәэмин итү өчен бозлы урыннарга, тиешле күләмдә ком катыш тоз сибәләр.
Владимир Кипров, «Иске Зәй» торак милекчеләре ширкәте рәисе:
- Кышкы сезонга бөтен йортлар, подъездларны җылыттык, тиешле күләмдә ком кайтартылды. Подвал, түбә, тәрәзәләр тикшереп торыла. Даими тикшереп торуга карамастан, кемнәрдер подвалга чүп түгәргә җөрьәт итә. Подвал йозакларын кисеп ташлау очраклары да булды. Бистәдә фатирларга ике контурлы газ җиһазлары куелу сәбәпле, подваллар җылытылмый. Шунлыктан подвалларны ачык тотмаска тырышабыз. Ишек ачык калса, су торбаларының катуы ихтимал. Йортларда яшәүчеләр белән бу хакта аңлату эшләре дә алып барабыз.
Мияссәр Галиуллин, «Нефтьче» торак милекчеләре ширкәте рәисе:
- Октябрь урамы 1 "б" йортында җылылык исәпләү приборы автомат рәвештә көйләнә. Подъезд ишекләренә пружиналар куеп чыктык. Подвал, подъезд тәрәзәләрен ныгыттык, аларның ябыклыгын һәрдаим контрольдә тотабыз. Кышка ком, тозны җитәрлек әзерләдек. Кыш безне сыный башлады инде. Сезонга без әзер. Бу атнада яңгырлардан соң бозланган юл-тротуарларга, подъезддан чыгу урыннарына ком сибелә. Боз сөңгеләре барлыгы тикшерелә, булганнарын юк итү хәселе күрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев