Яз. Авылларда яшәүчеләр йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә башлады. Шәһәрдә оешма-предприятиеләр, учреждениеләр биләмәләрендә шулай ук кар кузгатыла, биналар баскыч төпләре һәм тротуарлар боздан арындырыла. "Инвестстройсервис" ҖЧШ урам-тротуарларны кар-боздан арындырып, аларны шәһәрдән читкә чыгара. Көннәр тагын да җылытып җибәрсә, күп катлы йортлар янында кар сулары җыелып, подваллар, шәхси секторда базларны су...
Яз. Авылларда яшәүчеләр йорт, каралты-кура түбәләреннән кар төшерә башлады. Шәһәрдә оешма-предприятиеләр, учреждениеләр биләмәләрендә шулай ук кар кузгатыла, биналар баскыч төпләре һәм тротуарлар боздан арындырыла. "Инвестстройсервис" ҖЧШ урам-тротуарларны кар-боздан арындырып, аларны шәһәрдән читкә чыгара. Көннәр тагын да җылытып җибәрсә, күп катлы йортлар янында кар сулары җыелып, подваллар, шәхси секторда базларны су басу куркынычы зур. Шуның өчен йорт яннары, урамнарны кар-боздан арындырып торырга кирәк. Бу җәһәттән торак милекчеләре ширкәтләре максатчан эш алып бара. Әлеге рәсемдә сез "Уңайлы йорт" ТМШ урам җыештыручыларын ишегалдын кар-боздан арындыру вакытында күрәсез. Шул рәвешле, язгы суларга "бәйдән" ычкынырга ирек бирмәү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев