ТКХ

“Бурыч – шәһәрне матур, чиста тоту”

Торак-коммуналь хуҗалык - яшәешне тәэмин итүче тармак. Четерекле, катлаулы тармакка караган хезмәтләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан «Горзеленхоз» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Алексей Плешков белән әңгәмә кордык. Ширкәт эшчәнлеге шәһәр урамнарын чүп-чардан чистарту, агач-куаклар, чәчәкләр утырту, халыктан һәм сәнәгать оешма-предприятиеләреннән чүп, көнкүреш калдыгы җыю һәм аларны полигонга озатудан гыйбарәт. Әңгәмә ширкәтнең узган...

Торак-коммуналь хуҗалык - яшәешне тәэмин итүче тармак. Четерекле, катлаулы тармакка караган хезмәтләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан «Горзеленхоз» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Алексей Плешков белән әңгәмә кордык. Ширкәт эшчәнлеге шәһәр урамнарын чүп-чардан чистарту, агач-куаклар, чәчәкләр утырту, халыктан һәм сәнәгать оешма-предприятиеләреннән чүп, көнкүреш калдыгы җыю һәм аларны полигонга озатудан гыйбарәт. Әңгәмә ширкәтнең узган елгы эшчәнлеге, бүгенге торышы, киләчәге һ.б.лар турында.

- Алексей Владимирович, әңгәмәне ширкәтнең узган елгы эшчәнлегеннән башлыйк әле...

- Без шәһәргә генә түгел, авылларга да хезмәт күрсәтәбез. Авыл җирлекләре белән килешү нигезендә алардан да чүп чыгару белән мәшгульбез. Бу эшкә узган ел керешелде. Агымдагы елда чүп чыгару буенча 170 килешү төзелде, шуның 133е - сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары, калганы - бюджет учреждениеләре белән.

Шәһәрнең яшеллеген һәм чисталыгын аеруча игътибарда тотабыз. Узган ел Җиңү проспектына - 237, Нариманов урамына 48 төп агач утырттык. Зур ябалдашлы агачларны формалаштыру эше дә тулы куәткә барды. Чәчәк утыртуга исә иртә яздан керешелә. Чыдамлылыгына карап, чәчәкләр этаплап утыртыла. 2011 елда яшелләндерү белән шөгыльләнүче хатын-кызларыбыз шәһәрдә клумбаларга 58 мең төп чәчәк утыртты, шуның 5 меңе - лалә чәчәге. Әмма халыкның тудырылган матурлыкка сак карашы җитми. Утырткан чәчәкләрне казып алып китү очраклары бар. Ямь-яшел булып утыручы газоннарны таптап, сукмак салучыларга каршы никадәр көрәшсәң дә, нәтиҗә юк. Газоннарны яшелләндерүгә аеруча зур тырышлык куела. Тукай, Крупская урамнарында 300 квадрат метр мәйданда үлән чәчелеп, тәртипкә китерелде. Газоннарда үләннәр чабылып, чәчәкләргә вакытында су сибеп торылды.

- Ел да теплицагызда чәчәкләр, чәчәк үсентеләре утырта идегез. Быел ширкәттә бу эш ничек тора?

- Элекке утын ягып җылытыла торган теплица әкренләп тарихка калыр. Узган ел без грантка 1 миллион 200 мең сумлык "Сотка-2 комплект" теплицасы оттык. Аның 200 мең сумын үзебезгә түләргә кирәк, бу сумманы кайтара башладык инде. Теплицаны урнаштырдык. Ул 194 квадрат метр мәйдан били, яктылык, җылылык һәм су сибү системалары белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә биредә 48 төрдә 150 мең төп чәчәк үсентесе күчереп утыртыла. Элекке теплицада ремонт эшләре бара. Чәчәк үсентеләрен аңа да күчереп утыртырга ниятлибез.

- Чүп җыю һәм чүп чыгару билгеле бер вакытта башкарылырга тиеш. Бу җәһәттән режимнан тайпылулар күзәтелмиме?

- Оешмада ГЛОНАСС системасы кулланылышка кертелде. Әлеге система автотранспорт хәрәкәте һәм чүп-чар, көнкүреш калдыклары җыю графигын, эш барышын күзәтә. Ул чүп җыю һәм чыгару графигында тайпылышларга урын калдырмый. Ширкәттә машина паркы һәрдаим яңартып торыла. Кредитка ике махсус чүп чыгару һәм "КамАЗ" машиналары алынды.

- Коллектив турында берничә сүз...

- Ширкәттә 73 кеше хезмәт куя. Аларның күбесе - яшьләр. Коллектив тырыш, үз алдына куйган бурычны үтәргә тырыша. Тырыш, булдыклылар оешма йөзен билгели дә инде. Алар - санитар чистарту һәм яшелләндерү участогы мастеры Татьяна Пестрякова, яшелләндерүчеләр Нәкыя Кәлимуллина, Зоя Соловьева, Фәнзия Мөхетдинова, машина йөртүче Михаил Трофимов, Андрей Сабаев һ.б.лар.

- Алексей Владимирович, һөнәри бәйрәм уңаеннан эшче-хезмәткәрләргә теләкләрегез...

- Зәебез елдан-ел матурлана, яшелләнә бара. Моңа безнең оешманың оста куллы, тырыш, намуслы хезмәт куючы эшче-хезмәт-кәрләре көче белән ирешелә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан аларга исәнлек, сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар телим.

Рәсемдә: «Горзеленхоз» ҖЧШ директоры Алексей Плешков, яшелләндерүчеләр Лена Кайдарова, Наталья Михайлова, Гөлфия Галиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Бурыч – шәһәрне матур, чиста тоту”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ