"Уңайлы йорт" торак милекчеләр ширкәтенә 72 йорт карый. Йортлар күп булу сәбәпле, ширкәт торак-коммуналь хезмәтләргә үзенә караган йортларда әҗәт күп булган ширкәт исемлегендә. 14 октябрьгә - бурыч 7,4 млн. сум. "Уңайлы йорт" җитәкчелеге бурычлылар белән эшләүдә төрле алымнар куллана. Ширкәт җитәкчелеге әлеге җәһәттән, "Жилэнергосервис" һәм бердәм хисап үзәге белгечләре белән...
"Уңайлы йорт" торак милекчеләр ширкәтенә 72 йорт карый. Йортлар күп булу сәбәпле, ширкәт торак-коммуналь хезмәтләргә үзенә караган йортларда әҗәт күп булган ширкәт исемлегендә. 14 октябрьгә - бурыч 7,4 млн. сум. "Уңайлы йорт" җитәкчелеге бурычлылар белән эшләүдә төрле алымнар куллана. Ширкәт җитәкчелеге әлеге җәһәттән, "Жилэнергосервис" һәм бердәм хисап үзәге белгечләре белән берлектә иң күп бурычлы Комсомол урамының 73нче йортына рейдка чыкты.
Бурычлар күп җыелуның сәбәпләре дә бар: кемдер бик аз пенсия яки хезмәт хакы ала, кемнәрдер бөтенләй эшсез. Ә кайберәүләр комиссияне фатирларына кертмәде. Рейдка чыгучылар әҗәтлеләрнең гаилә хәле белән кызыксынды, субсидия алу, бурычларны өлешләп түләү мөмкинлеген һ.б.ларны аңлатты, киңәшләр бирде. Ә түләү мөмкинлеге булып та, әҗәт җыючыларга карата катгый чаралар күрелә: аларга эшнең судка барып җитәчәге турында кисәтү кәгазе бирелә. Мондый рейдлар башка йортларга да оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев