Районда күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәүче фатир хуҗаларының бурычы 40 миллион сумнан артык исәпләнә. Кат-кат кисәтүләр ясап та, бурычларын кайтарырга ашыкмаучыларга карата катгый чаралар күрелергә мөмкин. Чөнки йортларны электр, су һәм башкалар белән тәэмин итүче оешма-предприятиеләр, әлеге ваемсыз кешеләрнең түләүләргә бармак аша каравы нәтиҗәсендә, үзләре дә финанс кытлыгы...
Районда күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәүче фатир хуҗаларының бурычы 40 миллион сумнан артык исәпләнә. Кат-кат кисәтүләр ясап та, бурычларын кайтарырга ашыкмаучыларга карата катгый чаралар күрелергә мөмкин. Чөнки йортларны электр, су һәм башкалар белән тәэмин итүче оешма-предприятиеләр, әлеге ваемсыз кешеләрнең түләүләргә бармак аша каравы нәтиҗәсендә, үзләре дә финанс кытлыгы кичерә.
Хәзер явызларча фатир өчен түләмәүче, аеруча күп бурыч җыйган кешеләр белән эшләү өчен җирле хакимият, махсус эшче төркемнәр булдырып, рейдлар үткәрүгә кереште. Аның беренчесе район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов җитәкчелегендә "Ышаныч" торак милекчеләре ширкәтенә караган Тавлин урамының 26, 28нче һәм Жуков урамының 7нче йортларында үтте.
Ширкәт директоры Нигъмәт Мингалимов белдерүенчә, әлеге йортларда яшәүче бурычлы фатир хуҗалары белән даими сөйләшүләр алып барыла. Кайберләре мөмкинлекләре була торып та, бурычларны капларга ашыкмый, түлим дип вәгъдә бирә дә юкка чыга. Хәзер инде торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр буенча эшләүче район хакимияте каршындагы махсус штабта ай башыннан катгыйрак чаралар күрү турында сөйләшүләр алып барылгач, торак милекчеләре ширкәте хезмәткәрләре мондый тыңлаусыз хуҗаларга язмача кисәтүләр таратып чыккан.
- Моның бераз нәтиҗәсе күренде, күп бурычлы 5ләп фатир хуҗасы әкренләп түләүләрне башкарырга кереште. Шушы өч йортта 17 фатир хуҗасы "кара исемлек"тә тора, - ди Нигъмәт Мингалимов.
"Идарәче компания", бердәм хисап үзәге, "ЖилЭнергоСервис" предприятиесе җитәкчеләре, "Ышаныч" ширкәте хезмәткәрләре, йорт һәм подъездларның җаваплылары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән торган эшче төркем нәкъ менә шушы "кара исемлек" буенча рейд башлады. Инде кичке сәгать 7 тулып китсә дә, бурычлы хуҗаларның барысын да өйдә туры китереп булмады. Шулай да, кайберәүләргә комиссия әгъзалары, башкарма комитет җитәкчесе белән шәхсән сөйләшергә туры килде. Араларыннан бары берсенең генә бурычларын түләүгә керешүе мәгълүм булды. Бу фатир хуҗасы 11 мең сум бурычының 7 меңен кичке якта гына түләгәнлеге турында квитанциясен күрсәтте. Ә бер яшь егет шактый вакыт шакып торганнан соң гына ишеген ачты. Ул үзенең биредә вакытлыча гына торуын белдерде. Күз төпләрендә "фонарь"лар барлыкка килгән ир-атның дөресен сөйләве шикләндерә иде, әлбәттә. Аңа комиссия әгъзалары, тиз арада фатир хуҗасына хәбәр итеп, бурычларны бетерергә кирәклеге турында җитди кисәтү ясады. Әгәр дә якын көннәрдә әҗәтләр түләнә башламаса, бу фатирга электрсыз, кайнар һәм салкын сусыз калу куркынычы яный. Моңа дәлил буларак, инде кисәтү алып та, бурычларын бетерергә уйламаган Тавлин урамы 28нче йортының 71нче фатирын электрсыз калдырырга карар кылынды. "ЖилЭнергоСервис" предприятиесе директоры Георгий Тихонов әйтүенчә, алар инде 40лап фатирның электр энергиясен өзгәннәр. Катгый гамәл кылуның бераз нәтиҗәсе күренә, ди ул. Тик кайбер намуссызлары төрле ясалма үткәргечләр белән законсыз рәвештә фатирларын утлы итәргә тырыша икән.
- Нәтиҗәдә электр энергиясе, фатир өчен үз вакытында түләп баручылар зыян күрә. Чөнки урланган электр энергиясе өчен барыбер түләргә кирәк. Шуңа күрә һәркем шикле күршеләренә игътибарлы булсын иде. Законсыз рәвештә электр энергиясеннән файдалану очракларын сизсәгез, тиз арада безгә хәбәр итегез, - ди "ЖилЭнергоСервис" директоры.
Рейд барышында кайберәүләрнең сәер гамәлләрен күреп гаҗәпләнергә дә туры килде. Фатир өчен шактый гына бурычы җыелган бер ханымның ишек төбенә якынлашканда, ул уктай атылып ишегеннән чыкты да сөйләшеп тә тормыйча, кыйммәтле машинасына утырып китеп тә барды. Янәсе менә тотып карагыз хәзер үземне. Ниндидер җитди сәбәпләре булып, түләү мөмкинлеге булмаган кеше булса, бер хәл иде. "Ышаныч" ширкәте хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге ханымның фатир өчен түләү мөмкинлеге бар. Тик ул, күрәсең, шулай явызланып йөрүдән тәм таба. Әмма, ничек кенә булмасын, түләүләрне һәр фатир хуҗасына башкарырга туры киләчәк.
- Без бурычлылар белән хәзер аеруча җитди эшләргә керештек. Беркемдә дә минем әҗәтемне кичерерләр әле дигән уй калырга тиеш түгел. Өч эшче төркем, көн саен рейдка чыгып, башта кисәтү ясый, аннан катгый чаралар күрәчәк. Әлбәттә, бурычлары бик зур җыелганнар аларны берьюлы гына түләп бетерә алмаска мөмкин. Мондыйлар белән махсус килешү төзеп, агымдагы түләүләрне даими түләп барып, берничә ай дәвамында бурычларын бетерү юлы тәкъдим ителә, - диде Альберт Газизҗанов, рейдка нәтиҗә ясап.
Хәер, җиң сызганып бурычлыларга каршы көрәш башлауның инде беркадәр нәтиҗәсе дә күренә. Кисәтүләр ясый башлаганнан алып соңгы ике атнада фатир өчен бурычлар 1,5 миллион сумга кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев