"Горзеленхоз" эшчеләре һәркөнне иртәнге сәгать 5тән шәһәр урамнарын, ишегалларын җыештыру, тәртипкә китерү эшенә керешә. Халык ялт итеп торган урамнардан эшкә агыла. Чисталыкның күтәренке кәеф нигезе икәнен аңлап эш итә җыештыручылар. Әмма кайберәүләр генә моны аңлап бетерми. Көн уртасы җитүгә, инде анда-монда аунап ятучы төргәкләргә, очып йөрүче кәгазь кисәкләре, тәмәке каплары,...
"Горзеленхоз" эшчеләре һәркөнне иртәнге сәгать 5тән шәһәр урамнарын, ишегалларын җыештыру, тәртипкә китерү эшенә керешә. Халык ялт итеп торган урамнардан эшкә агыла. Чисталыкның күтәренке кәеф нигезе икәнен аңлап эш итә җыештыручылар. Әмма кайберәүләр генә моны аңлап бетерми. Көн уртасы җитүгә, инде анда-монда аунап ятучы төргәкләргә, очып йөрүче кәгазь кисәкләре, тәмәке каплары, урна тирәсендә тәгәрәшеп ятучы шешәләргә тап була башлыйсың. Мондый күренешне без - редакция хезмәткәрләре аеруча Ялчыгол урамының йортлары тирәсендә күзәтәбез. Кеше иң күп йөри торган урам дип тормыйлар - кайбер фатир хуҗалары, көнкүреш калдыкларын пакетка тутырып, урна янына чыгарып куялар да шулай тиеш шикелле кереп тә китәләр. Кич чүп җыю машинасы килеп алганчы, аларны эт-мәчеләр таратып бетерә. Бу, беренчедән, кеше хезмәтен санга сукмау, юкка чыгару булса, икенчедән, шуннан үтеп-сүтеп йөрүчеләрне хөрмәт итмәү. Урам - ул җәмәгать урыны. Аны пычратырга, чүпләргә беркемнең дә хакы юк. Чүп җыю буенча график нигезендә эшләүче махсус хезмәтләр бар. Әгәр ул вакытка бүген өлгермисең икән, иртәгә өлгерергә тырыш, әмма чүбеңне кем дә булса машинага алып салыр әле дип, теләсә-кая ташлап китмә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев