Рәсми мәгълүмат

Депутатлар контролендә

Шәһәр Советы депутатлары Әнәс Гыйззәтуллин, Валерий Шалафаев, Марсель Хуҗин ясаган рейд нәтиҗәләре буенча, район-шәһәрдәге барлык хоккей тартмаларында уйнау һәм чаңгы трассаларында чаңгыда йөрү өчен мөмкинлекләр бар. Агымдагы елда хоккей тартмачыкларында, итекләр киеп, туплы хоккей буенча ярышлар үткәрүгә өстенлек бирелә. Шундый беренче уен "Энергия" стадионында - 6нчы, Иске Зәй бистәсе хоккей...

Шәһәр Советы депутатлары Әнәс Гыйззәтуллин, Валерий Шалафаев, Марсель Хуҗин ясаган рейд нәтиҗәләре буенча, район-шәһәрдәге барлык хоккей тартмаларында уйнау һәм чаңгы трассаларында чаңгыда йөрү өчен мөмкинлекләр бар.

Агымдагы елда хоккей тартмачыкларында, итекләр киеп, туплы хоккей буенча ярышлар үткәрүгә өстенлек бирелә. Шундый беренче уен "Энергия" стадионында - 6нчы, Иске Зәй бистәсе хоккей кырында 14 гыйнварда узды. "Энергия" стадионында исә итекле хоккей буенча район беренчелеге бара. Анда 8 команда катнаша. Шулай ук ачык мәйданчыкларда яшүсмерләр командалары арасында минифутбол буенча турнир уза. Тимераякта шуарга теләге булганнар өчен "Яшьлек" Боз сарае эшли. Анда "Татнефть" АҖ кубогына, ТР беренчелеге һәм чемпионаты, яшүсмерләр арасында яшь хоккейчыларның "Алтын алка" клубына зона ярышлары уза.

Чаңгы спорты да - игътибар үзәгендә. Әлеге җәһәттән Ринат Фәрдиев исемендәге һәм шәһәрнең 2нче паркларында, Яңа шәһәр урманы буенда, чаңгыда йөреп, рәхәтләнеп ял итәргә була. Чаңгыны прокатка алу мөмкинлеге дә бар. Кышкы каникулларда Яңа шәһәр урманы буенда теләге булганнарга чаңгыларда сәяхәт оештырылды, кайнар чәй эчү мөмкинлеге тудырылды. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында 150дән артык кеше катнашында Раштуа чаңгы ярышлары узды.

Район җыелма командалары, спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән расписание буенча уку-тренировкалар, җыеннар алып барыла. Район-шәһәр халкы өчен ярышлар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Депутатлар контролендә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат