Мәгълүм булганча, 18 августтан җылылык өчен субсидия билгеләнүгә кабаттан документ-лар теркәү эше башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен июль ае кәгазьләренең икенче ягында һәр йорт хуҗалыгы буенча социаль яклау органнарына тапшырылырга тиешле документлар исемлеге күрсәтелгән. Мондый түләү кәгазе алучы һәр гаиләнең күрсәтелгән кабат теркәү срогына игътибар...
Мәгълүм булганча, 18 августтан җылылык өчен субсидия билгеләнүгә кабаттан документ-лар теркәү эше башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен июль ае кәгазьләренең икенче ягында һәр йорт хуҗалыгы буенча социаль яклау органнарына тапшырылырга тиешле документлар исемлеге күрсәтелгән. Мондый түләү кәгазе алучы һәр гаиләнең күрсәтелгән кабат теркәү срогына игътибар итүе сорала. Бу түләү кәгазьләре субсидия алучыларга гына килә. Социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар белән мөрәҗәгать итәргә:
-әлеге адрес белән теркәлгән һәр кешенең паспорты;
-гаилә әгъзаларының соңгы 6 айдагы керемнәре (шул исәптән балигъ булмаган балаларныкын да кертеп) турында белешмә;
-эшләмәүче пенсионерларның - хезмәт кенәгәсе;
-гаилә башлыкларының язылышу, аерылышу, балаларның туу турында таныклыклары;
-фатирга хокукны билгеләүче документ.
Социаль яклау бүлеге дүшәмбе-җомга көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр, шимбә көнне иртәнге сәгать 8дән көндезге 12гә кадәр эшли.
Документ тапшыру өчен күпләп чират җыелмасын өчен түләү квитанцияләре артында вакыт күрсәтелде. Үзегезнең дә, башкаларның да вакытын юкка сарыф итмәс өчен тиешле срокта килү мәгъкуль.
Социаль яклау бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев