ТКХ

Эльмира ХУҖИНА: “Әлегә кыенлыклар юк”

Арадаш субсидия бетерелү белән бәйле рәвештә, 1 сентябрьдән йортларны җылылык белән тәэмин иткән өчен түләү күләме артты. Гаиләдә кеше башына уртача керем 30 мең сумга җитмәгәндә, айлык дәүләт ярдәме карала. Гаиләнең кеременә карап, дәүләт ярдәменең дә коэффициентлары билгеләнгән. Һәм бу ярдәмне тормышка ашыру белән урыннарда социаль яклау идарәләре шөгыльләнә. Шул...

Арадаш субсидия бетерелү белән бәйле рәвештә, 1 сентябрьдән йортларны җылылык белән тәэмин иткән өчен түләү күләме артты. Гаиләдә кеше башына уртача керем 30 мең сумга җитмәгәндә, айлык дәүләт ярдәме карала. Гаиләнең кеременә карап, дәүләт ярдәменең дә коэффициентлары билгеләнгән. Һәм бу ярдәмне тормышка ашыру белән урыннарда социаль яклау идарәләре шөгыльләнә. Шул уңайдан без идарә башлыгы Эльмира Хуҗинадан безнең районда субсидия билгеләү эшенең ничек баруы белән кызыксындык.

- Иң элек шунысын әйтеп үтик, субсидиягә дәгъва итүчеләр 4 категориягә бүленә. Керемнәре 10 мең сумга кадәрлеләргә - 1 коэффициенты, 10,001 сумнан 20 меңгә кадәр - 0,75, 20,001 сумнан 25 меңгә кадәр - 0,5, 25001 сумнан 30 мең сумга кадәр 0,25 коэффициенты билгеләнә. Субсидия билгеләгәндә гаиләнең кереме генә түгел, торакның мәйданы да исәпкә алына. Бу турыда түләү квитанцияләрендә күрсәтелә.

Әлеге мәсьәлә буенча халыкны кабул итү эше 10 сентябрьдә башланды. Зур чиратлар булдырмау, халыкның озак вакытын алмау өчен кабул итү көннәрен билгеләп, аны түләү кәгазьләрендә күрсәттек. Белгечләр шимбә көнне дә эшли. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән оператив эшләү өчен "кайнар линия" телефоны булдырылды. Көн саен әлеге телефон аша 100-120 мөрәҗәгать керә. Ә белгечләр көненә 60-70 кешене кабул итә. 1 октябрьгә 2058 гариза керде, шуның 98 проценты эшкәртелеп, түләү күләме билгеләнде. 15 сентябрьдән социаль хезмәткәрләр ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм инвалидларның өенә барып 1057 гариза алды. Бу категория гражданнар белән без эшне тулысынча төгәлләдек.

Мәгълүм булганча, график нигезендә гаризалар кабул итү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге чорда документ әзерләп тапшыручыларга субсидия 1 сентябрьдән билгеләнә, ә соңга калучыларга ул мөрәҗәгать иткән айдан гына карала. 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген пенсионерлар тәшкил итә. Шуңа күрә җитәкчеләр үз хезмәткәрләренә документлар белән ярдәм итүне тизләтергә бурычлы. Шунысына да игътибар итү зарур, хезмәт хакы турында белешмәләрдә бернинди хилафлык булырга тиеш түгел. Хезмәт хакы күләме, белешмәне бирү вакыты, теркәлү саны, документ бирүченең төгәл адресы, җитәкченең имзасы, мөһер - болар барысы да булырга тиеш. Документның дөреслеге өчен җитәкче җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эльмира ХУҖИНА: “Әлегә кыенлыклар юк”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ