ТКХ

Эш җитди төс ала

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю өстендә даими җитди эш алып бару сорала. Әлеге җәһәттән башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов җитәкчелегендә штаб утырышлары уза. Шундый утырышларда торак милекчеләре ширкәтләре, оешма-учреждение җитәкчеләре бурычларны киметү буенча нинди чаралар күрүләре турында хисап тота. Торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре дә бурычлылар белән эшләүдә катгый алымнар куллануга...

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю өстендә даими җитди эш алып бару сорала. Әлеге җәһәттән башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗанов җитәкчелегендә штаб утырышлары уза. Шундый утырышларда торак милекчеләре ширкәтләре, оешма-учреждение җитәкчеләре бурычларны киметү буенча нинди чаралар күрүләре турында хисап тота.

Торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре дә бурычлылар белән эшләүдә катгый алымнар куллануга кереште. Алга таба торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган аз керемле гаиләләргә субсидия бирү туктатып торылачак. "17 подъезд" һәм "Идарәче компания ТКХ" ҖЧШ әҗәте күп булган - 11әр, "Иске Зәй" - 5, "Ышаныч" торак милекчеләре ширкәте 2шәр фатир хуҗасын судка бирде. "Идарәче компания ТКХ" ҖЧШ һәм "Уңайлы йорт" ТМШ 1әр гаиләне, бурычлары күп булу сәбәпле, кечерәк мәйданлы торакка күчерү буенча гаризалар әзерләде. Суд тарафыннан "9 кат" һәм "Иске Зәй" торак милекчеләре ширкәтләренең 1әр гаризасы канәгатьләндерелде. Әлеге җәһәттән башкарма комитет, "Идарәче компания ТКХ" ҖЧШ, участок полициясе инспекторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында өч эшче төркем оешты. Бу көннәрдә эшче төркемнәр бурычлары күп булган фатирларга рейдлар ясаячак, катгый чаралар күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эш җитди төс ала
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ