ТКХ

Февральдә нәрсәләр эшләнде?

Торак-коммуналь тармакта елның теләсә кайсы фасылында эш бара. Әлеге тармакка караган халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда февраль аенда түбәндәге эшләр башкарылды. Җылылык челтәрләре предприятиесе Эретеп-ябыштыру посты ремонтланды, зур диаметрлы торбалар өчен стеллажлар әзерләнде, 10 куб метрда җылылык челтәре изоляцияләнде һ.б.лар. «Зәй су каналы» - «Су каналы сервис» АҖ "Дуслык" артезиан суҗыйгычында,...

Торак-коммуналь тармакта елның теләсә кайсы фасылында эш бара. Әлеге тармакка караган халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда февраль аенда түбәндәге эшләр башкарылды.

Җылылык челтәрләре предприятиесе

Эретеп-ябыштыру посты ремонтланды, зур диаметрлы торбалар өчен стеллажлар әзерләнде, 10 куб метрда җылылык челтәре изоляцияләнде һ.б.лар.

«Зәй су каналы» - «Су каналы сервис» АҖ

"Дуслык" артезиан суҗыйгычында, суүткәргечтәге биш урында кимчелекләр бетерелде, "КНС-4" насослы агрегаты ремонтланып, Мирный, Иске Зәй бистәләрендә һәм шәһәрнең үзәк өлешендә 211 су колонкасы җылытылды һәм 4се ремонтланды. Иске Зәй бистәсендә скважинада запорлы арматура алыштырылды.

Газ хуҗалыгы

Югары Мәлем, Югары Лоҗыда, Иске Зәйнең Толстой урамында газүткәргечләр ремонтланды. Район-шәһәрдә яшәүчеләрнең газ җиһазларына график буенча техник караулар үткәрелде.

«Җылылык челтәрләре» ҖЧШ

Чыбыклы һәм Кадер авыллары суүткәргечләренә агымдагы ремонт ясалды. Аксарда су колонкасы төзекләндерелде. Аксар, Түбән Биш, Шыкмай, Кадер авылларындагы суүткәргечләрдә төзексезлекләр бетерелде.

«Управдом» ҖЧШ

Лампалы 35 урам яктырткычы төзекләндерелде, Орджоникидзе урамындагы автопавильон ремонтланды. Урам яктырткычлары (10 данә), фотореле (7), электр җиһазы (4), автоматлар, сүндергечләр (7), баннер (4), үткәргечләр (40 метрда) алыштырылды.

«Идарәче компания торак-коммуналь хуҗалыгы» ҖЧШ

Төзүчеләр урамының 16нчы йорты форточкалары, Ленин урамының 19нчы йорты тамбур ишеге, Казан урамының 2нче йорты тәрәзәсенә пыяла куелды. Никифоров урамының 71нче йортындагы фатирлар су басудан соң ремонтланды. Бу йортка пандуслар урнаштырылды. Гагарин урамының 53а йортына радиатор, Ленин урамының 19нчы йортының кайнар һәм салкын су стоякларына кран куелды.

«Уңайлы йорт» ТМШ

Ширкәткә караган 72 йортта җылылык системасы көйләнде. Рәфыйков урамы 8а, Нефтьчеләр проспекты 26, 28 а, 42нче; Ленин урамы 1а, 1б, 1в, 20нче; Казан урамының 7нче йортларында кайбер фатирларда җылыүткәргеч торбалар алмаштырылды һәм ремонтланды. Рәфыйков урамы 8а; Ленин урамы 1в, 1б; Энергетиклар урамының 3, 4, 13, 15нче йортларында кайбер фатирларда радиаторлар алмаштырылды. Рәфыйков урамы 2, 6; Ленин урамы 1в, 1б; Нефтьчеләр проспекты 38нче йортларының кайбер фатирларында салкын һәм кайнар су торбалары ремонтланды һәм алмаштырылды. Ленин урамы 1б, 1в; Энергетиклар урамының 3, 6; Крупская урамы 1, 8а йортларының кайбер фатирларында канализация торбалары яңартылды.

«9 кат» ТМШ

Җиңү проспекты 1/11, 1/10 йортлары тамбур ишекләре алыштырылды. Әлеге проспектның 1/06, 1/08, 1/10, 1/15, 24, 26 йортлары подвалларында канализация торбалары чистартылды. Җиңү проспекты 1/15, 1/06 йортларында кайнар һәм салкын су стояклары, Октябрь урамы 1а йорты җылылык стоягы, Җиңү проспектының 1/08 йортында салкын су буенча гомумкуллану исәпләү җиһазы алыштырылды.

«Ышаныч» ТМШ

Жуков урамының 7, 11нче йортлары подвалында кайнар һәм салкын су исәпләү җиһазлары урнаштырылды.

«17 подъезд» ТМШ

Җиңү проспекты 1/09 йортына радиатор урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Февральдә нәрсәләр эшләнде?
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ