ТКХ

Хезмәттән файдалангансың икән – түлә!

Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бару - әлеге хезмәтнең стабиль эшчәнлеген тәэмин итүдә төп этәргеч. Әмма район-шәһәрдә яшәүчеләрнең кайберләре моны аңлап бетерми, аларның бурычлары хәттин ашкан. Бурычларны җыю - район башлыгының даими контролендә торган мәсьәләләрнең берсе. «Бердәм хисап үзәге» ҖЧШ директоры Галина Камышова коммуналь хезмәтләргә әҗәтләр җыю барышы турында...

Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бару - әлеге хезмәтнең стабиль эшчәнлеген тәэмин итүдә төп этәргеч. Әмма район-шәһәрдә яшәүчеләрнең кайберләре моны аңлап бетерми, аларның бурычлары хәттин ашкан. Бурычларны җыю - район башлыгының даими контролендә торган мәсьәләләрнең берсе. «Бердәм хисап үзәге» ҖЧШ директоры Галина Камышова коммуналь хезмәтләргә әҗәтләр җыю барышы турында сөйли.

- Узган елның сентябрь аенда бердәм хисап үзәге "Идарәче компания"дән аерылып чыкты. Сентябрь аеннан декабрьгә кадәр күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар җыю 99 процент тәшкил итте. Ә гыйнвар - август аенда бу күрсәткеч - 97 процент. Гомумән алганда, узган ел эш нәтиҗәсе буенча бурычлар җыю - 97 процент, ягъни халыкның коммуналь учреждениеләргә 39 млн сумнан артык бурычы бар иде.

Агымдагы елның 13 гыйнварына торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар җыю 10 процент тәшкил итә, узган ел шул чорда бу күрсәткеч 12 процент иде. Түбәндә торак милекчеләре ширкәтләре һәм халыкка хезмәтләр күрсәтүче оешмаларда торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлар җыю торышы буенча мәгълүмат. "Идарәче компания торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШ - 1181470, "Уңайлы йорт" - 842390, "17 подъезд" - 337485, "9 кат" - 285785, "Ышаныч" - 120616, "Нефтьче" - 43007, "Иске Зәй" - 28642, "Жемчужина" ТМШ - 26524, "Горзеленхоз" ҖЧШ - 35192, су каналы - 19393, Шакиров шәхси предприятиесе - 9484, "Аква-Зәй" 8280 сум бурыч җыеп алды. Бүгенге көндә коммуналь хезмәтләргә бурычлар калмасын өчен "Жемчужина" ТМШ - 18, "17 подъезд" - 16, "Уңайлы йорт" - 15, "Нефтьче" - 13, "Идарәче компания ТКХ" ҖЧШ белән "Строитель" төзелеш комбинаты - 12, "9 кат", "Иске Зәй", "Ышаныч" ТМШ - 10шар, "Горзеленхоз" - 8, Шакиров шәхси предприятиесе - 7, су каналы - 5, "Аква-Зәй" АҖ 4 процент күләмдә бурычларны җыярга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Хезмәттән файдалангансың икән – түлә!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ