ТКХ

«Ышанычны акларга тырышабыз...»

Энергетиклар урамының 3нче йорты, ниһаять, капиталь ремонт программасына кертелеп, анда төзекләндерү эшләре башланды. "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәтенә караган йортның файдалануга тапшырылуына 54 елдан артып киткән. Өч подъездлы, өч катлы әлеге йорт шактый тузган, искергән иде инде. Бу йортта күпчелек пенсионерлар яши. Кыскасы, йорт белән анда яшәүчеләр дә картаеп килә....

Энергетиклар урамының 3нче йорты, ниһаять, капиталь ремонт программасына кертелеп, анда төзекләндерү эшләре башланды.

"Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәтенә караган йортның файдалануга тапшырылуына 54 елдан артып киткән. Өч подъездлы, өч катлы әлеге йорт шактый тузган, искергән иде инде. Бу йортта күпчелек пенсионерлар яши. Кыскасы, йорт белән анда яшәүчеләр дә картаеп килә.

-Ремонт буласын ишеткәч, сөенечебезнең чиге булмады. Кеше төсле безнең дә төзекләндерелгән йортта яшисебез килә, - ди тугызынчы дистәсен ваклаучы Оркыя Сәгъдиева.

Биредә ремонт эшләрен бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган "Хәмиев" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте башкара. Эш март урталарында башланган. Йорттагы капиталь ремонт җылылык, кайнар, салкын су, канализация, электр системаларын алыштыру, түбә һәм фасадны яңартудан гыйбарәт. Әлеге эшләргә 4334720 сум акча каралган. Биредә хәзер җылылык, кайнар һәм салкын су системалары, канализация алыштырыла. Аларны слесарьлар Игорь Зюганов, Руслан Шакиров, Геннадий Будринов, Юрий Антонов, Кузьма Егоров, Павел Бусов, Ринат Әхмәдиев, Рамил Әһлиуллин башкара. Аларның барысы да ширкәттә дистә елдан артык хезмәт куя.

-Капиталь ремонтта җиденче ел катнашам, бу дәвердә шәһәребезнең кайсы гына йортларында эшләргә, кемнәр белән генә очрашырга туры килмәде, - ди Кузьма Егоров.

Ремонт барышында фатирларга керүдә кыенлыклар да кичерергә туры килгән. Андый вакытта ярдәмгә йортка җаваплылар килә. Энергетиклар урамы 3нче йортында кыенлыклар булмады, өлкән яшьтәге апаларның рәхмәтен ишетү эшкә дәртләндерә генә, ди Юрий Антонов. Җылылык, кайнар һәм салкын су, канализация системалары алыштыру эше тәмамлангач, аннан электр системалары, аннан түбә һәм фасад ремонтланачак. Слесарьларны исә капиталь ремонт программасына кергән Казан урамы 7, Нефтьчеләр проспектының 20нче йортларында көтәләр. Егетләр капиталь ремонтны көткән яшәүчеләр ышанычын акларга тырыша. Бер шәһәрдә яшибез бит, кеше күзенә туры карап сөйләшерлек булсын дип, эшне сыйфатлы һәм үзвакытында башкарырга тырышабыз, ди алар, беравыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Ышанычны акларга тырышабыз...»
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ