Тиздән җәйге каникуллар башлана. Балаларның барысы да лагерьларга, әби-бабай янына китми, күпмедер өлеш телибезме-юкмы үз иркенә чыга. Җәен балаларның иминлеге мәсьәләсе аеруча актуаль. Бу җәһәттән өлкәннәргә "итәк-җиңне" җыю, ачык, кул җитмәгән урыннарны тәртипкә китерү зарур. Менә шуны исәпкә алып, шәһәр һәм аның бистәләрендәге коелар торышы тикшерелде. Коеларның күбесе «Су каналы»...
Тиздән җәйге каникуллар башлана. Балаларның барысы да лагерьларга, әби-бабай янына китми, күпмедер өлеш телибезме-юкмы үз иркенә чыга. Җәен балаларның иминлеге мәсьәләсе аеруча актуаль. Бу җәһәттән өлкәннәргә "итәк-җиңне" җыю, ачык, кул җитмәгән урыннарны тәртипкә китерү зарур. Менә шуны исәпкә алып, шәһәр һәм аның бистәләрендәге коелар торышы тикшерелде.
Коеларның күбесе «Су каналы» предприятиесенә туры килә: 2500 коеның 1531е - аларныкы. Иң азы шәһәр газ хуҗалыгыныкы (45).
Район җитәкчелеге, җылылык челтәрләре предприятиесе, газ хуҗалыгы, район электр элемтәсе үзәге, «Су каналы» вәкилләре белән берлектә барлык коелар карап чыгылды. Кайбер кое капкачларының ачык, ватылган, буялмаган, каралмаган булуы ачыкланды. Беришләренең кемгә каравын да белерлек түгел: бернинди тамга, билге юк. Район җитәкчелеге тиз арада коеларны тәртипкә китерү бурычын куйды. Мирный, Иске Зәй бистәләрендә шәхси коелар куркынычсыз итеп ябылмаган, кое авызына машина тәгәрмәчләре салып куелганнары да бар. Мондый башбаштаклыкка чик куелырга тиеш. Административ комиссия тарафыннан коелары тиешле таләпләргә туры килмәгән шәхси йортта яшәүчеләргә штраф салу куркынычы яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев