Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булганнарга фатирлар буенча рейдлар дәвам итә. Аның чираттагысы «9 кат» торак милекчеләре ширкәтенә караган Җиңү проспектының 1/04, 1/06, 1/08, 1/10 йортларында узды. "9 кат" торак милекчеләре ширкәте бурычлылар белән яхшы эшләүчеләрдән саналса да, әҗәтлеләр биредә шактый исәпләнә. Ширкәттә бүген төп проблема - коммуналь хезмәтләр өчен бурыч...
Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булганнарга фатирлар буенча рейдлар дәвам итә. Аның чираттагысы «9 кат» торак милекчеләре ширкәтенә караган Җиңү проспектының 1/04, 1/06, 1/08, 1/10 йортларында узды.
"9 кат" торак милекчеләре ширкәте бурычлылар белән яхшы эшләүчеләрдән саналса да, әҗәтлеләр биредә шактый исәпләнә. Ширкәттә бүген төп проблема - коммуналь хезмәтләр өчен бурыч җыелу, ди ширкәт рәисе Наталья Наумова. Бу көнне әлеге йортлардагы бурычлыларга икенче мәртәбә кисәтү кәгазьләре таратылды. Өч көн эчендә акча түләнмәсә, аларга карата җитди чаралар күреләчәк, ягъни алар кайнар су һәм электр энергиясеннән мәхрүм ителәчәк.
1/06 йорты буенча "кара исемлек"тә биш кеше тора. Иң күп бурыч - 24 мең сум. Без эшне шулардан башладык та. Беренче хуҗа кисәтүне алгач, бурычын түләү хәселенә керешкән. Ул бу турыда квитанциясен күрсәтте. Мөмкинлегең булгач, нигә аны сузып йөрергәдер... Ул моны үзе вакыты җитмәүдән дип аңлата. Бу сылтау гына. Икенче адрес буенча ишек шакыйбыз - ачмыйлар. Шактый гына торганнан соң, күршеләре чыгып, хәлне аңлатты. Баксаң, әлеге фатирда беркем дә яшәми: хуҗалар башка шәһәрдән сирәк-мирәк кенә килеп-китеп йөриләр икән. Бу да - сәбәп түгел, ә сансызлык: фатирың булгач, түләү мәҗбүри икәнен һәркем белә. Хуҗага дигән кисәтү кәгазен күршесе алып калды, ул ишегенә дә кыстырып куелды. Чираттагы фатирны бер ханым ачты. Аның әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кыенлашкан. Иренең эш урыныннан хезмәт хакы вакытында бирелми, ә үзе эш таба алмый интегә икән. Өстәвенә, бурычы булу сәбәпле, субсидия бирү дә туктатылган. Эшче комиссия рейд вакытында аңлату эшләре дә алып бара, киңәшләр дә бирә. Ханым ширкәткә килеп, махсус килешү төзеп, агымдагы түләүләрне даими түләп барып, берничә ай дәвамында бурычларны бетерү юлы барлыгын белеп, бу юл аша түләүләрен башкарырга ризалашты.
1/08 йортында бурычлы дүрт гаилә яши. Иң күп бурычы җыелган фатирга ишек кагабыз. Ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә - әнисе белән улы, икенчесендә өч баласы белән кызы яши. Һәркем түләүләрне аерым башкара. Ана белән улы аны вакытында түли. Ана кеше әйтүенчә, 44 мең сум бурыч - кызының су өчен әҗәте. Кызы без кергәндә өйдә юк иде. Ана кеше өч балалы кызы язмышына ваемсыз, ул түләргә тиеш, дип тора.
Рейд барышында барлык бурычлыларны да өйдә туры китереп булмады. Бәлки махсус кайтмаганнардыр... Әмма комиссиядән качып калсаң да, бурычлардан берничек тә качып котылып булмый. Кыскасы, тынычлыкта яшәүнең иң отышлы юлы - әҗәтеңне түләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев