Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләү көн проблемасына әверелде. Бу мәсьәлә район башлыгы контролендә тора. Бурычларны түләү буенча башкарма комитет җитәкчелеге тарафыннан махсус эшче төркем төзелде. Әлеге җәһәттән штаб утырышлары уза, рейдлар ясала, күп бурычы булганнарга әҗәтен түләтүдә җитди чаралар кулланыла. Гомумән, бурычлылар белән эшләүдә төрле алымнар эзләнә. Бу проблемага укучылар,...
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләү көн проблемасына әверелде. Бу мәсьәлә район башлыгы контролендә тора. Бурычларны түләү буенча башкарма комитет җитәкчелеге тарафыннан махсус эшче төркем төзелде. Әлеге җәһәттән штаб утырышлары уза, рейдлар ясала, күп бурычы булганнарга әҗәтен түләтүдә җитди чаралар кулланыла. Гомумән, бурычлылар белән эшләүдә төрле алымнар эзләнә. Бу проблемага укучылар, яшьләр дә битараф түгел.
Башкарма комитет бердәм хисап үзәге, мәгариф идарәсе белән берлектә укучылар арасында "Коммуналь хезмәтләргә түлә!" дигән темага рәсем бәйгесе игълан итте. Конкурсның максаты - укучыларны кечкенәдән тәртип, төгәллеккә өйрәтү, коммуналь хезмәтләргә түләүгә этәргеч бирү, талантлы балаларны ачыклау. Аңа район-шәһәрдән 50дән артык укучы үз эшен тәкъдим итте. Җитди тема өстендә укучылар тырышып хезмәт куйган. Рәсемнәрдә укучылар коммуналь хезмәтләргә түләмәү очракларын үзләренчә, үзләре кабул иткәнчә тасвирлаган. Димәк, әлеге гражданнарда үз илең, туган төбәгең өчен җаваплылык хисе, тормышларына аңлы мөнәсәбәт салынган. Яшь рәссамнар эшләрендә коммуналь хезмәтләргә вакытында түләргә, күпләп әҗәт җыеп, кыен хәлдә калмаска чакыра. Өлкәннәр проблемасына нәни укучыларның үзенчә аңлатма бирүе сокландыра. 3нче мәктәпнең I сыйныф укучысы Булат Сәгъдиев күп бурыч җыйган куянның җылы өйдә түгел, боз өй алдында калуын сурәтләгән. Түбән Биштән Алсу Исрафилова (VII сыйныф) рәсеме тагын да гыйбрәт алырлык. Газ өчен күпләп әҗәте җыелган әби белән бабай исәпләү кәгазьләрен ягып җылынмакчы. Төги авылыннан Андрей Борисов (VIII) рәсемендә власть белән халык мөнәсәбәте механизмын сурәтләгән. Кыскасы, кайсы рәсемне алма - аларда мәгънә, коммуналь хезмәтләргә түләмәү ачысы ята. Әлеге рәсемнәрнең берничәсе "Идарәче компания" бинасында коммуналь хезмәтләргә түләү кассасы каршында эленде. Ә ике иң отышлы рәсем, социаль реклама сыйфатында, шәһәр баннерына урнаштырылды.
Узган атнада конкурска нәтиҗә ясалып, иң-иңнәр (7 эш) сайлап алынып, җиңүчеләр билгеләнде. А. Борисов - I, М. Курмаева (3нче мәктәп, I сыйныф) һәм А. Исрафилова - II, Б. Сәгъдиев белән С. Юшкова (6) III урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев