ТКХ

Нәтиҗә ясалды, бурычлар билгеләнде

Казанда республика район-шәһәр торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, идарәче компанияләр җитәкчеләре һ. б.лар катнашында киңәшмә узды. Ул Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру программаларының үтәлеше һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча бурычлар билгеләүгә багышланды. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, РФ Төбәкләр...

Казанда республика район-шәһәр торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре, идарәче компанияләр җитәкчеләре һ. б.лар катнашында киңәшмә узды. Ул Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру программаларының үтәлеше һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча бурычлар билгеләүгә багышланды. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры вазифаларын башкаручы Владимир Мешков һ.б.лар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында торак-коммуналь хуҗалыгы белән идарәне бүгенге Россиядә шәхси дәүләт хезмәттәшлеге өлкәсендәге иң эре проект дип атап, аның 185нче федераль закон нигезендә тормышка ашырылуын әйтте. Әлеге законның дүрт ел тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә республикада 9 меңнән артык, районда исә 137 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды. Татарстанда күпкатлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын финанслауда торак милекчеләре дә катнаша. Шунысы куанычлы, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды эшчәнлеге 2016 елга кадәр озайтылды. Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт барышында йортта яшәүчеләрнең үтенеч-гозерләренә колак салырга чакырды. Бу юнәлештә системалы эш алып бару, туган проблемаларны оператив чишү мөһим, диде. Ул торак йортлар белән идарә итүче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре эшчәнлегенең үтәкүренмәлелеген тәэмин итүгә аерым игътибар юнәлтте. Аның белдерүенчә, халык түләгән акчаларының кая киткәнен ачык күрергә тиеш.

Киңәшмәдә федераль фонд программаларын уңышлы гамәлгә ашырып килгән Татарстан җитәкчелегенә, төзелеш, идарәче компанияләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аннан соң ул "түгәрәк өстәл" утырышлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Нәтиҗә ясалды, бурычлар билгеләнде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ