Шәһәрдә алты ел инде торак милекчеләре ширкәтләре эшчәнлек алып бара. Алар - җидәү, шуларның берсе «Иске Зәй» ширкәте. Әлеге ширкәт рәисе Владимир Кипров белән әңгәмәбез ширкәт эшчәнлеге, башкарылган эшләр, 2012 елга бурычлар һ.б.лар хакында. - Владимир Васильевич, әңгәмәне ширкәт турында сөйләшүдән башлыйк әле. - Ширкәт эшчәнлеге фатир хуҗаларын уртак торак...
Шәһәрдә алты ел инде торак милекчеләре ширкәтләре эшчәнлек алып бара. Алар - җидәү, шуларның берсе «Иске Зәй» ширкәте. Әлеге ширкәт рәисе Владимир Кипров белән әңгәмәбез ширкәт эшчәнлеге, башкарылган эшләр, 2012 елга бурычлар һ.б.лар хакында.
- Владимир Васильевич, әңгәмәне ширкәт турында сөйләшүдән башлыйк әле.
- Ширкәт эшчәнлеге фатир хуҗаларын уртак торак фонды белән идарә итүгә тартудан гыйбарәт. "Иске Зәй" ширкәте 15 йортны берләштерә. Ул әлеге йортларга капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү, торак фондына хезмәт күрсәтү һ.б. мәсьәләләрне хәл итә.
- Агымдагы елда нинди эшләр башкарылды?
- 2011 елга планлаштырылган эшләрнең барысын да үтәдек. Клуб урамының 18, 20нче йортлары подвалларында канализация, салкын су системасын ремонтладык. Яшьләр һәм Клуб урамнары 26нчы йортлары подъездларын төзекләндердек. Клуб урамының 24, 26нчы йортлары подъезд ишекләрен алыштырдык. Яшьләр урамының 7нче йорты алдына бакча ягыннан вак таш түшәдек. Әлеге йортның икенче подъезды подвалында канализация челтәре алыштырылды, Клуб урамының 18нче йорты подвалына төшү баскычы түбәсен,әлеге урамның 9, 11, 15нче йортлары цокольләрен ремонтладык. Ремонт эшләрен башкаруда йортка җаваплылар булышлык итә. Гомумән, алар эшне сыйфатлы һәм үз вакытында башкаруга зур тырышлык куя, ремонт ясаучыларга, ширкәт җитәкчелегенә халык үтенечен, тәкъдимен җиткерә.
- Ремонт эшләрен башкаруда химаячеләр булышлыгын тоясызмы?
- Әйе, "Сантех+" (Ирек Гафуров), "1000 мелочей" (Ш. Кашапов) кибетләре, Дамир Таҗетдиновның булышлыкларын тоям.
- Киләчәккә ширкәт алдында нинди планнар, бурычлар тора?
- Алдагы елда зур эшләр көтә безне. Клуб урамының 24нче йорты түбәсен ябып бетерергә, подъездларны ремонтларга планлаштырабыз. Алда әлеге урамның 11нче йорты подвалы канализация челтәрен алыштыру, өлешчә түбә ябу эшләре тора. Яшьләр урамының 7нче йорты канализация челтәрен алыштырасы бар. Әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен коммуналь хезмәтләргә вакытында түләргә кирәк. Гомумән, ширкәтнең үзенә дә эш алып бару өчен акча кирәк.
- Коммуналь хезмәтләргә бурычлары булганнар белән нинди эш алып барыла?
- Әҗәтләре булганнар шактый. Клуб урамының 15нче йортында ике фатирның 220 мең сумга якын әҗәте җыелды. Әлеге урамның 13нче йортында яшәүчеләрнең 1 октябрьгә 320 мең сум бурычы бар. Бурычлылар белән эшләүнең төрле юлларын эзлибез. Әҗәтләре күп булганнарның эш урынына хәбәр итәбез, фатирлар буенча йөреп, бурыч җыелу сәбәпләрен ачыклыйбыз, субсидия алу тәртибен аңлатабыз, аеруча күп бурычлыларга карата катгый чаралар кулланабыз. Кайберәүләр эш белән проблема дип сылтау таба, ә үзләре мәшгульлек үзәгендә исәптә дә тормый. Ә бит бурычны өлешләп түләргә дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев