«Управдом» ҖЧШ эшчәнлеге шәһәрдә урам яктылыгын һәм объектларның тышкы төзеклеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Әлеге җәһәттән оешмада узган ел нәрсәләр эшләнгән, агымдагы елга нинди бурычлар куела? Бу хакта ширкәт директоры Фаяз Маликов сөйли. - "Управдом" ҖЧШ 120 километр озынлыкта урам һәм ишегалды яктырту челтәренә, 2611 яктырткычка, 68 исәпләү узелына хезмәт күрсәтә,...
«Управдом» ҖЧШ эшчәнлеге шәһәрдә урам яктылыгын һәм объектларның тышкы төзеклеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Әлеге җәһәттән оешмада узган ел нәрсәләр эшләнгән, агымдагы елга нинди бурычлар куела? Бу хакта ширкәт директоры Фаяз Маликов сөйли.
- "Управдом" ҖЧШ 120 километр озынлыкта урам һәм ишегалды яктырту челтәренә, 2611 яктырткычка, 68 исәпләү узелына хезмәт күрсәтә, кече архитектура формаларын тәртиптә тота, килешү нигезендә ремонт-төзелеш эшләре алып бара. Кыскасы, максатыбыз - шәһәрне якты, матур итү. Узган ел урамнарга яктырткычлар кую һәм ремонтлау буенча шактый эш башкарылды. Барлыгы 132 ДНАТ лампалы, Вәлиев һәм Завод урамнарына 34 яктырткыч куелды. Казан, Завод, Октябрь урамнарында 36 яктырткыч ремонтланды. Шулай ук Гагарин урамында, яктырту системасы ремонтланып, 34 яктырткыч куелды. Шәһәр буйлап 1500 метрда СИП һәм 530 метр электр үткәргеч сузылды. Никифоров - Ленин урамнары чатына яктылык диодлы светофор урнаштырылды. Ринат Фәрдиев исемендәге икенче паркта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хисабына 3060 метрда кабель сузылды һәм 75 яктырткыч куелды. Югары Пәнәче һәм Якты Күл авыл җирлекләре урамнары яктыртылды.
Шәһәр хуҗалыгының кече архитектура формаларын ел дәвамында карап торабыз, зират коймаларын, урна, баннер һ.б.ларны ремонтлыйбыз. Узган ел Карман һәм Югары Лоҗы авыл җирлекләрендә 700 метр озынлыкта су үткәргеч сузылды. Тротуар һәм юллар төзеклеге дә безнең җаваплылыкта. Әлеге җәһәттән Никифоров, Ленин, Энергетиклар, Октябрь, Комсомол, Ефимов урамнары, Җиңү проспектында 10360 квадрат метр тротуарга асфальт түшәлде һәм брусчатка җәелде. Сара Садыйкова, Партизан урамнары юлына - асфальт, Нежная, Озерная, Трудовая урамнарына чуерташ түшәлде. Ринат Фәрдиев исемендәге икенче паркта 963 квадрат метрда юл-сукмак салынды.
Агымдагы елның беренче кварталына урам яктырткычлары челтәрен ремонтлау һәм объектлар тышкы төзеклеген карап тоту эшләрен аукционда оттык. Никифоров урамы 81нче йортны капиталь ремонт эшен башкаруга килешү төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев