ТКХ

Су югалтуга каршы

Су - яшәеш нигезе, тормыш чыганагы. Аңа сак караш булмау, су белән тәэмин итүдә халыкның башбаштаклыгы, исәпсез файдаланырга тырышу очраклары кайбер көйсезлекләр китереп чыгара яки су югалтуларга китерә. Моңа каршы нинди чаралар күрелә? Су куллануда бакча сезоны белән бәйле үзгәрешләр бармы? Бу хакта «ВодоканалСервис»- «ЗәйВодоканал» АҖ филиалы директоры Рамис Ханнанов...

Су - яшәеш нигезе, тормыш чыганагы. Аңа сак караш булмау, су белән тәэмин итүдә халыкның башбаштаклыгы, исәпсез файдаланырга тырышу очраклары кайбер көйсезлекләр китереп чыгара яки су югалтуларга китерә. Моңа каршы нинди чаралар күрелә? Су куллануда бакча сезоны белән бәйле үзгәрешләр бармы? Бу хакта «ВодоканалСервис»- «ЗәйВодоканал» АҖ филиалы директоры Рамис Ханнанов сөйли.

- Су югалтуларны киметү өстендә эшчәнлек өстенлекле юнәлеш булып тора. Агымдагы елның беренче кварталында ул 32,1 процент тәшкил итте. Узган елның шушы чорында бу күрсәткеч 34 процент иде. Бу юнәлештә төп чара - су челтәренә агымдагы ремонт үткәрү. 2011 елда шундый ремонт эшләрендә су челтәрендә, су коеларында шактый кимчелекләр бетерелде. Су югалуның сәбәпләре бу гына түгел, билгеле. Шәһәрдәге күпфатирлы йортларның 85 процентында салкын су исәпләү приборларының куллану вакыты чыккан. Бу да су күләмен дөрес исәпләмәүгә китерә. "17 подъезд" ТМШендә - 3, "Идарәче компания" торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШ - 8, "Уңайлы йорт" ширкәтенә караган 20 йортта приборларны алыштыру зарур. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләрдә дә салкын су исәпләү приборлары кабат тикшерелә. Моннан тыш, бөтенләй исәпләү приборы булмаган йортлар да бар. Андыйларның саны - 44. "Энергия саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү турында" 261нче Федераль Закон (13нче маддә, 5нче пункт) таләпләре буенча торак йорт һәм бина милекчеләре агымдагы елның 1 июленә кадәр су исәпләү приборлары куярга тиеш. Үз теләкләре белән куймаган очракта, бу эш безнең оешма тарафыннан башкарылачак. Ә моның өчен түләргә кирәк булачак. Шундый 19 прибор куелды, тагын 9ын урнаштырасы бар. "Иске Зәй" ТМШендә бу эш техник яктан катлаулы: ул ике контурлы котеллар белән бәйле. Әлеге мәсьәлә дә өйрәнелә. Тулай торакларга да исәпләү приборлары куярга планлаштырабыз. Аларда яшәүчеләрдә суны ничек тели - шулай сарыф итә, сакчыл караш юк. Рөхсәтсез су челтәренә ялгану очракларын да ачыклыйбыз. Андыйларга 1-1,5 мең сум штраф салына. Үз йортлары белән яшәүчеләргә бакчага сибү өчен суга (исәпләү приборы булмаса) түләү тәртибе үзгәрәчәк. Бу бакча мәйданы белән бәйле. Әлеге җәһәттән су сибү чорында оешма контролерлары бакчаларның чынлыкта күпме мәйдан биләгәнен тикшереп, дөресләп чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Су югалтуга каршы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ