Узган җомгада «Энергетик» Мәдәният сараенда Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә булды. Аңа әлеге тармакта хезмәт куючылар, хезмәт ветераннары чакырылды. Тантанада шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов катнашты. Марсель Хуҗин, бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы исеменнән котлап, тармакта хезмәт...
Узган җомгада «Энергетик» Мәдәният сараенда Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә булды.
Аңа әлеге тармакта хезмәт куючылар, хезмәт ветераннары чакырылды. Тантанада шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов катнашты. Марсель Хуҗин, бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы исеменнән котлап, тармакта хезмәт куючылар хезмәтенә югары бәя бирде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры тармакта эшләүчеләрне экран аша котлады. Ул шулай ук зәйлеләр хезмәтен югары бәяләде.
Тантанада бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль район башлыгы Мактау грамоталары һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тәбрикләү, бүләкләүләр җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тармакта хезмәт куючылар үзләре дә сәхнәдә оста булуларын күрсәттеләр. "Инвестстройсервис", "Горзеленхоз", "Управдом" ҖЧШ һәм "ТатЭК" АҖ үзешчәннәренең "Кулга-кул тотынышып" халык иҗаты фестивале кысаларындагы чыгышлары тамашачы күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев