«Зәй бердәм хисап үзәге» ҖЧШ шәһәр-район торак фондына хисап-мәгълүмат хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә. Үзәкнең төп эше, иң беренче чиратта, күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү һәм җыю, шулай ук халыкның бу тармакка караган мөрәҗәгатьләренә тиешле аңлатмалар бирүдән гыйбарәт. Бу җәһәттән халык арасында нинди эшләр алып барыла, бүгенге көндә кешеләрне нинди...
«Зәй бердәм хисап үзәге» ҖЧШ шәһәр-район торак фондына хисап-мәгълүмат хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә. Үзәкнең төп эше, иң беренче чиратта, күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү һәм җыю, шулай ук халыкның бу тармакка караган мөрәҗәгатьләренә тиешле аңлатмалар бирүдән гыйбарәт. Бу җәһәттән халык арасында нинди эшләр алып барыла, бүгенге көндә кешеләрне нинди мәсьәләләр ныграк борчый, 2012 елда тарифларда үзгәрешләр булачакмы? Шушындыйрак сораулар белән үзәк җитәкчесе Галина Камышовага мөрәҗәгать иттек.
- Үзәк белгечләренә халык күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?
- Мөрәҗәгать итүчеләр бик күп һәм аларның сораулары да төрле. Соңгы вакытта аеруча тарифлар белән кызыксынып шалтыратучылар күп. Форсаттан файдаланып, халыкка 2012 елның беренче яртысына хезмәт күрсәтүгә тарифларның артмавын, аларның 2011 ел дәрәҗәсендә калуын хәбәр итәм.
- Ни өчен 1 квадрат метр торак мәйданын җылыту бәясе ай саен үзгәреп тора?
- Шәһәрдә күпфатирлы йортларда җылыту сезонында җылылык өчен түләү гомумйорт приборы күрсәткече буенча чынлыкта җылытуга файдаланылган энергия күрсәткечләреннән чыгып исәпләнелә. Зәйлеләр бу турыда хәбәрдар, без инде шушы юл белән өченче ел эшлибез. Шуңа күрә җәй көне җылылык өчен халыктан түләү алынмый.
- Шулай ук 1 куб метр кайнар суның да бәясе ай саен үзгәреп тора. Бу нәрсә белән аңлатыла?
- Кайнар су белән тәэмин итүнең бәясе фатир хуҗалары кулланган су күләменә һәм су җылытуга сарыф ителгән электр энергиясенә турыдан-туры бәйле.
- Мөхәррияткә ОДНнан котылу мөмкинлеген аңлатуны сорап еш шалтыраталар. ОДН ничек исәпләп чыгарыла?
- Районда йортлар салкын су, кайнар су, электр энергиясен исәпкә алучы гомумйорт приборлары белән 100 процент тәэмин ителгән, ә фатирларның 85 процентына шәхси исәпләү җиһазы куелган. Гомумйорт приборы булган һәм 100 процент шәхси җиһазлары булган йортларда ай саен күрсәткечләрне алганнан соң бик зур аерма килеп чыга. 2011 елның декабрендә күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап ясаганда салкын су, кайнар су буенча коэффициентлар зур булган йортлар ачыкланды. Әлеге проблеманы хәл итү буенча администрация тарафыннан эшче төркем төзелде. Һәм утырышта түбәндәге карарга киленде: зур аерма килеп чыкмасын өчен, прибор күрсәткечләрен бер үк көнне тапшыру, мөмкинлектән чыгып, стоякларга да счетчиклар кую, шәхси приборлар һәм йорттагысының дөрес эшләвен тикшерү өчен комиссия төзеп, тикшерүләр үткәрү һәм проблемалы йортларга администрациядән җаваплы кешеләр беркетү. Бүген инде кайбер нәтиҗәләр дә мәгълүм булды: күрсәткечләр билгеле бер көндә тапшырылган йортларда бернинди аерма да килеп чыкмады, димәк, ОДН өчен дә түләү алынмый. "Тугыз кат", "Ышаныч" торак милекчеләре ширкәтләренә караган йортларда стоякларга исәпләү приборлары куелды. Фатирлар буенча рейдлар вакытында, шәхси приборларны бозып, ялган күрсәткечләр бирүчеләргә карата акт төзелеп, эш прокуратурага тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев