ТКХ

Түләмәүчеләр түләүчеләр хисабына яши

Районда фатир, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелганнар белән җитди эш алып барыла. Майның соңгы атнасында гына да күп әҗәтле 36 фатир электр челтәреннән аерылды, 49 кешегә судка иск әзерләнде. Бу, беренче чиратта, даими төстә түләүләрне башкаручыларга килүче ОДНнарны киметү максатында эшләнә. Бердәм хисап үзәге мәгълүматы буенча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч...

Районда фатир, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары җыелганнар белән җитди эш алып барыла. Майның соңгы атнасында гына да күп әҗәтле 36 фатир электр челтәреннән аерылды, 49 кешегә судка иск әзерләнде. Бу, беренче чиратта, даими төстә түләүләрне башкаручыларга килүче ОДНнарны киметү максатында эшләнә. Бердәм хисап үзәге мәгълүматы буенча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч шактый зур. Алга таба аны киметү өчен катгый чаралар күрү дәвам итә. Әлеге уңайдан шәһәрдәшләребез фикерен белү нияте белән без зәйлеләргә мөрәҗәгать иттек.

Ленар Рәхмәтуллин, прокурор урынбасары:

- Фатир, коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында түләмәүчеләргә законнар катгый. Ике ай буе тиешле түләүләрне кертмәүчеләргә башта торак милекчеләре ширкәте тарафыннан кисәтү кәгазе җибәрелә, ә инде 6 ай дәвамында коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр торак милекчеләре ширкәте яки идарәче компания биргән исемлек нигезендә прокуратурага чакыртыла. Узган ел без бурычлы 300ләп кеше белән сөйләшүләр үткәрдек. Быел да бу эш дәвам итә. Әлеге чаралардан соң да түләүләр башкарылмаса, моңа җитди сәбәп булмаса, шәхси милек буларак теркәлгән фатирда яшәүчеләрнең электр энергиясе, газын өзәргә мөмкиннәр. Үз ирке белән электр, газны тоташтыручыларга административ штраф каралган. Мондый чаралар муниципаль милектәге фатирларда яшәүчеләргә дә кагыла. Соңгы чик исә Россия Федерациясе Торак кодексының 90нчы маддәсе нигезендә муниципаль милектә булган фатирларда яшәүчеләрне зур мәйданлы торактан кечерәгенә күчерү белән төгәлләнергә мөмкин, ягъни фатирдан тулай торак бүлмәсенә күчү куркынычы бар.

Римма Никифорова, «Уңайлы йорт» торак милекчеләре ширкәте рәисе:

- Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү - бүген безне иң борчыган проблема. Безнең ширкәткә караган йортларда 125 кеше исәпләнә. 45енең бурычы 50 мең сумнан артып киткән. Әлбәттә, төрле социаль авыр хәлдә калган гаиләләр дә бар. Без аларга бурычларын киметүдә ярдәм итәргә тырышабыз. Эшсез калганнар икән - эшкә урнашырга булышабыз, сөйләшеп, аңлату эшләре алып барып, бурычлары бик күп җыелганнарга, кечерәк мәйданлы фатирларга күчеп, әҗәтләреннән котылу әмәлен тәкъдим итәбез. Соңгы вакытта 10лап гаилә шушы юл белән әҗәтләрен каплады. Хәзер алар айлык хезмәт хакын түләүләргә, көнкүреш кирәк-ярагына дөрес итеп бүлеп яшәргә өйрәнеп килә. Бурычлыларны без гадәттә өч төрле категориягә бүләбез. Аларның беришләре - яхшы евроремонтлы фатирда яшәүче, яхшы машинада йөрүче кешеләр. Алар белән аралашкач, аптырап куясың. Кеше шул дәрәҗәдә бары үзенә генә алырга күнеккән, аның нәрсәнедер бирәсе килми. Күптән түгел шундый бер гаилә башлыгы белән озакка сузылган сөйләшүләрдән, аңлатулардан соң, ниһаять, уңай җавап алырга туры килде. Ул коммуналь хезмәтләр өчен 100 мең сумнан артып киткән бурычын атна ахырына тулысынча түләргә вәгъдә итте. Димәк, аның мөмкинлеге бар, ул үзенә аерым игътибар сорый. Тагын бер категория кешеләргә тукталып үтәсе килә. Мәсәлән, әҗәтләре күп җыелу сәбәпле, бер фатирның электры да, газы да өзелгән. Ә хуҗа бурычны каплау турында уйлап та карамый. Ничек яши икән бу дип, фатирына кереп карарга булдык. Хуҗа кеше балконында үзе ясаган двигатель куеп, фатирын утлы иткән. Шул рәвешле, бераз уңайсызлык кичерсә дә, экономияле яшим дип раслый. Югыйсә, ул нинди башлы кеше, яхшы хезмәт хаклы эш табып, уңайлы шартларда яши алыр иде. Моннан тыш, аз керемле гаиләләр, башын ялкаулыкка салган фатир хуҗалары бар. Кайберәүләр хәтта, хезмәт хакы аз булу сәбәпле, гаиләгә тиешле пособиене алу өчен документлар җыеп тапшырырга да иренә. Эшләмичә, аннан-моннан кергән акчага эчеп ятучылар да җитәрлек. Миңа калса, мондыйларны авызлыклау өчен законнарны катгыйландыру кирәк.

Валентина Алдошина, Ленин урамының 12нче йортында яшәүче:

- Мин күрсәтелгән хезмәтләр өчен бурычлы булып яшәргә күнекмәгән. Элек-электән хезмәт хакы алуга тиешле түләүләрне башкардым, аннан соң гына калган акчаны үз мәнфәгатьләремә тоттым. Хәзер, пенсия яшенә җиткәч, моңа аеруча җитди карыйм. Чөнки бер айда фатир өчен түләми калсам, икенче айда бөтен пенсия акчасын илтеп бирергә туры киләчәк. Мин үзебезнең йортның җаваплысы да булып торам. Шуңа күрә түләүләрне вакытында башкармаучыларга эчем поша. Йортыбызда 3 бурычлы фатир исәпләнә. Аларның берсендә - тапканны спиртлы эчемлекләргә тотарга яратучылар, икенчесендә яшь гаилә яши. Берсе - вакытлыча файдалануга бирелгән фатир. Әлбәттә, болар үз вакытында түләү башкаручылар өстендә яши дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки ОДН безгә нәкъ менә шундыйлар хисабына өстәлә. Ныклы сөйләшүләр алып баргач, фатирын вакытлыча яшәүгә биреп торучы хуҗа бурычларын капларга кереште. Яшь гаиләдә дә бу хәл вакытлыча гына күзәтеләдер дип уйлыйм. Чөнки алар күптән түгел генә бу фатирга күчеп килде. Ә менә спиртлы эчемлекләр кулланучылар белән хәл катлаулы. Аларга синең үгет-нәсихәтләрең керми дә. Шуңа күрә ут, газларын өзүне бик урынлы дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Түләмәүчеләр түләүчеләр хисабына яши
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ