ТКХ

Төзекләндерүгә керешелде

"Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды турында" Федераль Законны тормышка ашыру дәвам итә. Агымдагы елда шәһәребезнең 17 йортында капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Алар - "Идарәче компания", "Торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШенә караган Ленин урамының 36, Төзүчеләр урамының 10, Никифоров урамының 85, Рәфыйков урамының 10нчы йортлары; "9 кат" торак милекчеләре ширкәтенең Җиңү проспекты 1/08, Октябрь...

"Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды турында" Федераль Законны тормышка ашыру дәвам итә. Агымдагы елда шәһәребезнең 17 йортында капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Алар - "Идарәче компания", "Торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШенә караган Ленин урамының 36, Төзүчеләр урамының 10, Никифоров урамының 85, Рәфыйков урамының 10нчы йортлары; "9 кат" торак милекчеләре ширкәтенең Җиңү проспекты 1/08, Октябрь урамының 1а йортлары; "Жемчужина" ширкәтенең Җиңү проспекты 1/23 йорты; "Доверие" ширкәтенең Заречная урамы 16нчы йорты; "Иске Зәй" ширкәтенең Клуб урамы 9 һәм 18нче йортлары; "17 подъезд" ширкәтенең Җиңү проспекты 1/03 йорты; "Уңайлы йорт" ширкәтенең Ленин урамы 8 һәм 14нче йортлары, Казан урамы 7, Ялчыгол урамы 12, Энергетиклар урамы 3, Нефтьчеләр проспекты 23нче йортлары. Капиталь ремонт өчен 70 миллион 338 мең сум акча каралды, ди башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев. Узган ел да 70 миллион 338 мең сумга 20 күпфатирлы йортка ремонт ясалды.

Агымдагы елда Ленин урамының 36нчы йортының җылылык, кайнар, салкын су, канализация системалары, подъездлары, түбәсе, фасады ремонтланачак, Төзүчеләр урамының 10, Никифоров урамының 85нче, Рәфыйков урамының 10нчы йортлары түбәләре төзекләндереләчәк. Җиңү проспекты 1/08 йорты лифтын ремонтлау планлаштырыла. Октябрь урамы 1 а йортының җылылык, кайнар һәм салкын су, канализация, электр системалары ремонтланачак, түбәсе, фасад, вентиляция яңартылачак. Җиңү проспекты 1/23 йортына исә өстәмә программа белән җылылыкны көйләү узелы урнаштырылачак, фасад (кайбер өлешләре), лифт ремонтланачак.

Заречная урамының 16нчы йортын җылылык, электр системасын ремонтлау, түбә яңарту, подъезд төзекләндерү эшләре көтә. Клуб урамындагы йортларның ел да берничәсе ремонтлана. Быел исә әлеге урамның 9, 18нче йортларында салкын су, канализация, электр системалары, подъезд төзекләндереләчәк, түбә яңартылачак. Җиңү проспекты 1/03 йортында җылылык, кайнар һәм салкын су системасы, түбә ремонтланачак, җылылык көйләү узелы урнаштырылачак. Энергетиклар урамы 3, Нефтьчеләр проспекты 23, Ленин урамының 8, 14, Казан урамының 7, Ялчыгол урамының 12нче йортларында җылылык, кайнар һәм салкын су, канализация, электр системалары ремонтланыр, түбә һәм фасад яңартылыр дип көтелә. Ремонт эшләрен подрядчы оешмалар "Жилремстройсервис", "Заинск-Кровля", "Старк", "Техсервис", "Хәмиев" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Төзекләндерүгә керешелде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

ТКХ